Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада укытучыларның август киңәшмәсе үтте

    Алга планнар билгеләнде

    25 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты.

    Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров узган уку елы йомгаклары һәм алда торган бурычлар турында чыгыш ясады.

    Роза Шәяхмәтова, Ирада Әюпова үзләренең чыгышларында Арча районы мәгариф өлкәсендә алдынгы урыннарда баруын билгеләп үттеләр.

    Реклама

    Район башлыгы Илшат Нуриев әле киңәшмәдә эшлекле сөйләшүнең кирәкле булуын әйтеп үтте, мәгариф хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, бурычлар куйды.

    Соңыннан бер төркем мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: