erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада «Яшь гражданнар форумы» узды

2019 елның сентябреннән алып декабренә кадәр «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән республиканың һәр муниципаль берәмлегендә яшь гражданнар Форумы үткәрә.

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Форум балалар инициативаларына ярдәм итүгә, республика районнарында иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә, һәр районның балалар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүгә, балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлдерелгән. Форумның төп бурычы-республиканың барлык районнарында балалар иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итү буенча муниципаль Ярдәмче программалар булдыру.

Арча муниципаль районында Яшь гражданнар форумы 10 декабрьдә узды. Анда район мәктәпләренең иң инициативлы, иҗади активистлары катнашты. Форумда катнашкан һәр кеше үз идеясен яки социаль проектын  районда тормышка ашыру өчен тәкъдим итә алды.  Төркемнәргә бүленеп, балалар эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча проектлар төзү буенча эш алып бардылар. Иң яхшы идеяләр һәм проектлар форумның пленар утырышында тәкъдим ителде һәм резолюциягә кертелде. Пленар утырышта Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, Арча район Советы Рәисе урынбасары Гарипова Гөлнара Фидаил кызы катнашты.

Шулай ук форумда районның иң актив балаларын һәм иң яхшы педагог - оештыручыларны бүләкләделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X