Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчалар футболда беренче!

    Афәрин!

    31март - 1 апрель көннәрендә "Арча" спорт комплексында балалар арасында футбол ярышлары булды . Республика күләмендәге зона ярышлары иде ул. 2013нче елгы малайлардан торган Торнадо командасы яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. Тренерлары - Ринат Насыйбуллин. Тагын бер кызыклы мәгьлумат: республика зоналарында барган ярышларда кем күпме гол керткән - исемлеген төзегәннәр. 312 уенчы арасында иң күп голны (13) Арчадан әлеге 2013 елгы малайлардан торган Торнадо командасыннан Әскәр Вафин керткән! Исемлектә ул беренче тора. Тренеры һәм Әскәрне котлыйбыз! Әнисе Гөлназ, әтисе Андрейның бүген сөенечле көне. Бала сөенеченә ни җитә! Тиздән финал. Командага уңышлар телибез.Фотода Әскәр Вафин икенче рәттә сулдан уңга өченче.

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: