erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар һөнәри осталыгын күрсәтә

(Worldskills Russia) төбәк чемпионаты бара. Анда Арча педагогия көллияте һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары да төрле һөнәрләр буенча көч сынаша.

Ул 3 этапта уза. 15–19 ноябрьдә беренче этап үтте. 22–26 ноябрьдә – икенче, 29 ноябрь–3 декабрьдә өченче этап узачак. Быел һөнәри осталык төбәк чемпионаты республиканың 16 шәһәрендә һәм авылларында үтә. Алар арасында Арча да бар. Районда педагогия көллияте базасында 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча ярышлар узачак.

“Арча педагогия көллия-тендә белем алучы 12 студент һәм 8 гимназия сыйныфларында укучы бала 10 төр буенча катнаша, – ди Арча педагогия көллиятенең директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина. – Беренче этап инде үтте. Тик нәтиҗәләр әле билгеле түгел. Алар барлык этаплар узгач, декабрьдә билгеле булачак. 15 укытучы һәм “Компьютер системасында программалаштыру” белгечлеге буенча белем алучы 4 студент төбәк чемпионатында белгечләр сыйфатында эшли. 3 укытучы “Физик тәрбия, спорт һәм фитнес”, “Видео”, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” төрләре буенча баш белгеч булып тора”.

Чемпионатта Арча агро-сәнәгать көллиятенең 5 студенты да катнаша. “Әлеге чемпионатта 2 студентыбыз “Ландшафт дизайны” буенча, 1әр студент “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану”, “Осетин пироглары”, “Агрономия” буенча үз көчләрен сынады, –  ди Арча агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. – Төбәк этабына кадәр алар чемпионатның алдагы этабында җиңү яулаган иде. 6 студентның 5се төбәк чемпионатына узды. Узган ел 4 укучыбыз республика этабы җиңүчесе, ә 1 укучы Бөтенроссия этабының бронза призеры булган иде, быелгы нәтиҗәләр әле билгеле түгел. Яшүсмерләр арасында “Ипи пешерү” һәм “Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү” буенча 2 кеше катнаша”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Райондашларыбыз әле җиңүләре турында шатлыклы хәбәрләр белән дә сөендерер, дип ышанабыз. Чөнки ике уку йортының да чемпионнар әзерләү буенча тәҗрибәсе зур. Әле күптән түгел генә райондашларыбызның Уфада узган “Яшь профессионаллар” IX Илкүләм чемпионаты финалындагы уңышлары турында язган идек. Анда Арчаның 6нчы мәктәбен тәмамлап, хәзер Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укучы Даниил Щепкин, Лесхоз мәктәбе укучысы Адилә Галимҗанова, Арча педагогия көллиятен кызыл дип-ломга тәмамлап, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында укучы Рәмис Нәбиуллин көмеш, бронза медальләренә һәм “Һөнәри осталык өчен” медальонына лаек булган иде. Әлеге чемпионатта исә Даниил белән Рәмис инде белгечләр ролендә катнаша. “Элеккеге катнашучыларның экспертлар сыйфатында катнашуы, лаеклы алмаш үсүе сөендерә”, – ди Рәмиснең тренеры, “Физик тәрбия, спорт һәм фитнес” төре буенча Worldskills баш эксперты Лилия Маликова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X