Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчалар ярминкәдә Казанны гөрләтте

    Узган шимбәдә Казан шәһәрендәге Агросәнәгать паркында Арча районы чираттагы ярминкәне оештырды.

     

    Арча районы ярминкәсен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров карады һәм югары бәя бирделәр. Аларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

    Әлеге ярминкәдә “Казанка” һәм “Төрнәле–Пошалым” ширкәтләре, Үрнәк һәм Иске Кырлай авыл җирлекләре, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Иске Кырлай мәктәпләре, шәхси эшмәкәрләр, сөт комбинаты, “Арча сыр ясау заводы” ширкәте катнашты.

    Бу көнне Арча шәһәрендә дә ярминкә булды. Анда Казандагы ярминкәгә барган хуҗалыклардан тыш, барлык авыл хуҗалыгы ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр сәүдә итте.

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: