erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалылар эшләп яши 

Арчалылар елны күңелле мәшәкатьләр белән тәмамлый. Соңгы көннәрдә генә дә районда яңа комплекс, терлекләргә азык әзерләү үзәге, клуб ачылды. «ВТ» хәбәрчесе Арчага барып, яңа объектларны күреп кайтты ("Ватаным Татарстан", Казан,Зөһрә Садыйкова).

  

Сөт комплексы

Беренче тукталышыбыз Арча районының Иске Чүриле авылындагы хуҗалык булды. «Яңарыш» агрофирмасы сыерлары бу көннәрдә яңа «йорт»лы булган. Хуҗалыкта 600 башка исәпләнгән сөт комплексы сафка баскан. Әлегә төзелеш эшләре тәмамланмаган. Шушы ук комплекс янында тагын 300 башка исәпләнгәне төзелеп килә иде. Гомумән алганда, киләчәктә яңа фермаларда барлыгы 1200 баш мал булачак. Хуҗалыкта барлыгы 3000 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 1 меңе – савым сыеры. Әлеге вакытта тәүлегенә 18,5 тонна сөт савалар.

Яңа комплексның үзенчәлеге – цифрлы программалар кулланып эшләүдә. Хуҗалыкның терлекчелек буенча директор урынбасары Ришат Вәлиев терлекләргә ашатыла торган азыкны программага кертә. Нәрсә, кайчан һәм күпме күләмдә бирәсе турындагы мәгълүмат тракторчының телефонына килеп төшә. Терлекләр турындагы барлык мәгълүматлар да компьютерда саклана. Аларның кайчан дәвалыйсын, бозаулыйсын, прививка ясатасын да шуннан карап белергә мөмкин.

– Әлеге яңа комплекска продуктивлыгы югары булган сыерларны күчердек. Алар башка фермалардагы сыерлар белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк сөт бирәләр: 40–50 литр. Биредә барысы да уңайлы. Азыкны техника алып керә. Малларның рационы да сыйфатлырак, яхшырак, – ди Ришат Вәлиев.

Әлеге система кергәннән соң хуҗалыкта көненә 7 тонна ашлык янга кала башлаган. Бер елга 2,5 мең тонна экономияләү дигән сүз. «Яңарыш» хуҗалыгында ноябрьдә генә азык салу үзәге дә ачылган.

Азык әзерләү үзәге

Билгеле булганча, соңгы елларда республиканың төрле районнарында азык әзерләү үзәкләре ачыла. Арча районында исә аларның саны өчәү – «Төньяк», «Яңарыш» һәм «Кырлай» хуҗалыкларында. Дүртенчесен без барган көнне Апаз авылындагы «Ватан» агрофирмасында эшләтеп җибәрделәр. Азык әзерләү үзәкләрендә терлек азыгын эшкәртәләр һәм азык катнашмаларын ясыйлар. Биредә әзерләнгән моноазыклар сыерларның продуктивлыгын арттырырга һәм итләрнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Монда барысы да автоматлаштырылган. Трактор силос, сенаж, салам, жомны кирәкле күләмдә ала да зур миксерда болгата. Азык күләмен дә компьютерда карап була. Шуннан соң әзер азыкны малларга трактор тарата. Шунысы мөһим: һәр төр терлеккә аерым рацион әзерләнә.

Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов сүзләренә караганда, яңа үзәкнең бәясе 12 млн сумга чыга.

– Бер караганда, 12 млн сум – зур сумма инде. Шул ук вакытта ул безнең өчен бер айлык сөт бәясе генә. Бер ай буе ашамый-эчми, һава гына сулап торсаң, ул үзен-үзе каплый. Ләкин алай гына булмый бит әле, – диде ул.

Баш зоотехник Айрат Хәбиров әйтүенчә, әлеге вакытта агрофирмада 2050 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 710ы – савым сыеры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Узган ел белән чагыштырганда, сөт һәм ит җитештерүдә икешәр процент үсеш белән алда барабыз. Терлек азыгын да җитәрлек әзерли алдык. Малның бөтен хикмәте – аның ашавында. Ә мондый азык әзерләү үзәкләре акчаны янга калдырырга һәм терлекләрнең продуктивлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Үсеш 10 проценттан да кимрәк булмас, дип өметләнәбез, – диде белгеч.

Клуб

Яңа Кенәр авылы халкы Яңа ел бәйрәмен җылы, матур һәм уңайлы клубта бәйрәм итәчәк. 1986 елда төзелгән бина, ниһаять, федераль программа буенча төзекләндерелгән. Төзүчеләр әйтүенчә, клуб яңадан сүтеп корылган. Эшләр августта башланган. Халык сүзләренә караганда, моңа кадәр бер ремонт та күрмәгән клуб бик суык булган. Түшәмнәр, идәннәр, стеналар алыштырылган, клуб территориясенә асфальт түшәлгән.

– Бу эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга туры килде. Ул 9 млн сумга төште. Бинаны тулысынча сүтеп, өр-яңадан эшләп чыктык. Өстәмә эшләр дә эшләргә туры килде. Иң мөһиме: халык бик канәгать, – диде «Арча төзелеш материаллары комбинаты» төзелеш фирмасы директоры Салават Нуриев.

Халык клубка күп җыелган иде ул көнне. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

– Кенәрдә тырыш, актив халык яши. Сезгә күптән мондый клуб кирәк иде инде. Хастаханәдә дә алга таба эшлисе эшләребез бар. Кызганычка, «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлеге ябылды. Аның буенча тагын бер тапкыр Президентыбызга мөрәҗәгать итмәкче булабыз. Сәнәгать паркын да ясап булмас идеме икән, дигән уйларыбыз бар. Эшләрбез без аны. Ләкин анда эшләр өчен яшьләр кирәк. Бүген  Арчага да, Кенәргә дә 1000, 200, 300 кеше эшли торган заводны беркем дә килеп салмаячак. Үз егетләрегез зур булмаган предприятиеләр ачып, берничә кешегә эш бирсәләр дә, халык эшле булыр иде. Шуңа күрә бергә-бергә эшләгәндә генә алга барачакбыз, дип уйлыйм. Мин сезгә булганыгыз, активлыгыгыз, үз сүзегезне туры итеп әйтә белгәнегез өчен зур рәхмәт әйтәм, – дип мөрәҗәгать итте Илшат Нуриев.

Халыкны Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бәйрәмнәр белән котлады.

– Клуб ачылу – авыл өчен зур бәйрәм, – диде ул. – Без үзебез – авыл малайлары. Яшь чакта буш вакытыбыз шунда үтә торган иде. Без шунда җырларга да, биергә дә, бильярд уйнарга да өйрәндек. Бездә авыл җирлекләренә ярдәм итә торган бик күп федераль программалар бар. Мәктәпләр, балалар бакчалары салына. Күптән түгел өр-яңа программа – авыл мәктәпләрен ремонтлау эшли башлады. Якын киләчәктә күп мәктәпләр төзекләндереләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X