erid:2VtzquqpS7d
Арчаның агросәнәгать көллияте студентлары уңыш яулый
Арча яңалыклары

Арчаның агросәнәгать көллияте студентлары уңыш яулый

Егетләр молодцы!

30 майда Казан автотранспорт техникумында "Кагыйдәләр буенча яшә" дигән автомобильләр буенча комплекслы конкурс булды. Ул республиканың урта һөнәр уку йортларында укучылар арасында үтте. Анда Арчаның Лесхоздагы агросәнәгать көллияте студентлары да катнашты. 4 курс студенты Апаз авылы егете Дилүс Әхмәтов җиңеп чыкты һәм 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Егетне ярышка укытучысы Ринат Зәйдиев әзерләде. Студент авыл хуҗалыгының механизация белгечлегенә укый. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев