erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның "Нур" телерадиостудиясен Алтай, Төмәндә дә беләләр (ВИДЕО)

Безнекеләр.

Арчаның “Нур” телерадиостудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зариповадан: “Республика районнарында бездәге кебек телерадиостудияләр бармы?” – дип сорыйм. Һәм “Юк!” дигән җавап ишетәм.

 Зөлфирә Мәннаповна сөйләгән уңышлардан башлар әйләнә. Хәтеремдә бер елны ул, узган ел Кино елы иде, дип бер кочак дипломнар күтәреп керде. Бер елга 29 диплом! Арча телестудиясенең эшләгәне күз алдында. Районкүләм чараларда аларны еш очратабыз. Телекамералар алдында алар геройларын сөйләтәләр, вакыйгаларны төшерәләр. Оялып, кыенсынып тормыйлар, тереләр, үзләренең геройларына сорау бирә, сөйләтә беләләр.

Беркөнне безнең актив хәбәрчебез, “Нур” телестудиядә тапшырулар әзерләгән Арча кызы Динә Нәҗметдинованы күрдем. Хәл-әхвәлләрне сорашканнан соң: “Язмыйсың, күренмисең”, – дим. “Мин бит хәзер Казанда университетта укыйм”, – диде Динә. Без Динә өчен бик шат. Уңышлар юлдаш булсын үзенә.

 Динә кебек Арчаның “Нур” телерадиостудиясендә язарга, тапшырулар әзерләргә, кинофильмнар төшерергә өйрәнгән яшьләр күп. 2008 елда эшли башлаган студияне ел саен 10-15 бала тәмамлый. Дөрес, барысы да журналистиканы сайламый. Кайберләре төрле һөнәр ияләре булып китәләр. Әмма инде бу студиядә чарланган балалар, нинди генә һөнәр сайласалар да, аларга бу файдага гына. Чөнки алар кыюрак булырга, аралашырга, сөйләшергә, тирә-юньгә, кешеләргә игътибарлы булырга өйрәнәләр. Шушмабаштан Арчага “Нур” телестудиясенә килеп йөргән Айгөл Фәттахова белән сөйләшәбез. Айгөл үзе белән: “10нчы сыйныфта укыйм, – дип таныштырды. – Атнага бер тапкыр әни белән Арчага киләбез. Әни рульдә. Быелгы уку елында гына студиягә йөри башладым. Эх, элегрәк йөргән булсам, дим хәзер. Озаграк йөргәннәрдә тәҗрибә күбрәк. Мин үзем аралашучан, башкалар белән тиз уртак тел табам, төрле чараларны алып барырга яратам. Журналист булырга теләвемне белгәч, рус теле укытучысы Гөлназ Ильясовна Арчаның “Нур” телестудиясенә барырга киңәш итте. Мин монда күп нәрсәгә: әңгәмәләр оештырырга, язарга, тапшырулар әзерләргә өйрәндем. Язуның да тәмен тоя башладым. Җиңүләр, уңышлар булып тора. Берсен генә әйтеп үтәм. Новосибирскида республикакүләм “Мультгаилә” конкурсында үзебез язган сценарий-текст белән видеосюжет эшләп җиңү яуладык”.

Наласадан Әнвәр Мөхетдиновның оста итеп сөйләгәнен үзләре төшергән видеосюжетлардан күргән бар. Быел 9 сыйныфны тәмамлаган. “10га барам. 11дән соң журналистикага керергә уйлыйм, – ди. – 2019 елдан студиягә йөрим. Башта оялыбрак, куркыбрак тора идем. Хәзер тапшырулар әзерләгәндә рәхәтләнеп сөйләшәм. Ничектер мин электән, телевизордан күреп, журналистикага кызыга идем. Хыялым әкренләп тормышка аша бара. Быел менә май башында Петерда “Мәхәббәт кыллары” (“Струны любви”) дигән кино төшереп, “Иң хыялый фильм” номинациясендә җиңү яуладык”.

Бу фильмны без Укучылар сараенда үткән “Нур” телерадиостудиясенең “Алтын каләм” фестивалендә күрү бәхетенә ирештек. Майның соңгы көннәрендә булды ул фестиваль, уку елына йомгак ясалды. Балалар белән әти-әниләр дә килгән. Зал тулы иде. Уңышлар турында сөйләшенде һәм җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге дипломнары бирелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Нур" студиясендә тәрбияләнгән Рузәл Шәрипов сөйли. Ул Казанда университетның журналистика бүлегендә укый. Телевидениедә эшләргә дә өлгерә.

Нур” студиясен тәмамлап, бүген “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче Югары Мәтәскәдән Динә Шәкүрованың да хәлен белдек. “Әле дә хәтерлим. Телевидение оешып кына килгән көннәр, – дип сөйләде Динә. – Җитәкчебез Зөлфирә апа Зарипова шалтыратып, үземне балалар телевидениесендә сынап карарга чакырды. 8 сыйныфта укыган чак. Кечкенәдән телевидениедә диктор булырга хыялланган бала бит мин! Бик шатландым. Беренче репортажымны үзебезнең мәктәптә узган семинардан эшләдем. Сынауны яхшы уздым. Зөлфирә апа беренче “коймагым”ны югары бәяләде. Шуннан балалар телевидениесенә команда туплый башладык. Азат, Хәлил, Нурсил, Зөһрә, Эльмира белән бербөтен, бер команда булып эшләдек. Төрле кызыклы темалар табып, берсеннән-берсе кызыклы сюжетлар төшереп, Нур казанында кайнадык. Алтын каләм фестивалендә ел да үз кешегә әйләндек. Зур җинүләр белән кайта идек. Балалар телевидениесе безне журналистика дигән зур бер дөньяга ишек ачып кына калмыйча, көтелмәгән кыенлыкларны да җинеп чыгарга өйрәтте. Үткенлектә дә, кыюлыкта да сынатмадык.  Нур балалар телевидениесенә йөргән елларым мәктәп елларымның иң матур, җылы истәлекләргә бай, кадерле өлеше. Зөлфирә апа туганымдай якын кешемә әйләнде. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Нур дөньясында кайнавым киләчәк һөнәремне сайлауга да зур этәргеч булды. Бик зур рәхмәт сиңа, Нур! Киләчәктә дә үз тирәңә берсеннән-берсе сәләтле балаларны туплап, якты нур булып кал!

– Без – педагоглар, мин, Энҗе Сафина, Илүзә Гыйбадуллина, Илвир Тимашев журналистика буенча белем бирү белән бергә балаларның практик эшен, юнәлеш биреп, күзәтеп  торабыз, балалар үзләре тапшырулар әзерли, – дип сөйләде студия җитәкчесе Зөлфирә Зарипова. – Алар төрле идеяләрне үзләре уйлап таба, геройлар белән әңгәмәләр, репортажлар оештыра һәм кинога төшергән сюжетны үзләре эшкәртә. Безнең студиягә йөргән 15 бала журналист һөнәрен сайлады.

“Нур” студиясенә йөргән балаларның җиңүләрен саный башласаң, сүз озакка китәчәк. 2021–2022 елда ирешкән уңышлары турында Зөлфирә Мәннаповна 29 җиңүне санады. Халыкара, Бөтенроссия, республика күләмендәге уңышлар алар. 14 елда кая гына бармаганнар да, нинди генә конкурсларда катнашмаганнар! Казан, Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Рига, Ярославль, Новосибирск, Горно-Алтайск, Төмән... Диңгез буендагы балалар лагерьларенда да (“Орленок”, “Артек”, “Смена”) алар... Ял гына итеп ятмыйлар, кино төшерәләр, бәйге-фестивальләрдә катнашалар һәм җиңәләр дә! Аларны хәзер Алтай, Төмәндә дә беләләр. Алдагы планнары зурдан. Әйтеп тормыйбыз. Җиңгәч белербез. Уңышлар!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X