erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәптә сайлаулар ничек бара?

8 тулмаган әле.

Инде Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп ишек төбенә сайлаучылар җыелган. 940нчы сайлау участогы ул. Биредә Большая, Восточная, Гагарин, Дорожный переулок, Кирпичная, Островский, Заводская, Родниковая, Советская площадь урамнарында яшәүчеләр сайлый.

Иң беренче булып сайлау участогына килгән Алсу Минһаҗева: "Район ветеринария берләшмәсендә эшлим. Бер генә сайлаудан да калганым юк, -- дип сөйли. -- Бүген иртүк килгән идем инде мин монда. Без сайлаячак депутатлардан без бары тик яхшылыкны гына көтәбез. Тормышлар тагын да яхшырсын иде".

Район үзәк хастаханәсендә эшләүчеләр Адилә белән Алинә дә шул ук фикердә. 

Арчада яшәүче Вәзыйх Батталов: "Пенсионерларның дәрәҗәсен күтәрсеннәр иде, -- дип тели. -- Пенсияләрен арттырсыннар. Нинди хәл бу: көн саен бәя күтәрелә? Бәяләрне йөгәнләсеннәр -- бездән теләк шул".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Большая урамында яшәүче Гомәр Яруллин: "Депутатлардан без шуны өмет итәбез: ил-көннәр тыныч, бар да яхшы булсын!"

Сайлаучылар килеп тора. Хәтта чиратка бастылар. 

1нче мәктәптә 940нчы сайлау участогында сайлауларны оештыра беләләр. Бар да тәртиптә, закон кушканча. Директор Эльмира Сафина үзе дә шунда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X