erid:2VtzquqpS7d
Ат көненә Президент призына лаек булган ат та кайткан иде
Арча яңалыклары

Ат көненә Президент призына лаек булган ат та кайткан иде

Матур мизгелләр.

Яңа Кырлайда Ат көненә Президент призына лаек булган атны да алып килгәннәр иде. Искә төшерик, быел августта «Казан» ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына  «Татнефть» компаниясенең аты лаек булды.  Приз фонды - 3 млн сум.

«Акбузат Стар» кушаматлы атта мастер-жокей Тимур Гафаров беренче килде.

Яңа Кырлайда без аларны фотога төшереп алдык. Халык сокланып атка карап торды. Горур, биек, матур ат. Сөбханалла, күз тимәсен. Ат көне әнә шундый матур мизгелләрдән торды.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев