erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әбиләр чуагы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Һава торышы үзгәрүе көтелә

 Фаразлар буенча, Казанда әбиләр чуагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Якшәмбе яки дүшәмбе температура төшүе көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Сентябрьнең соңгы декадасында шәһәрдә һава торышын безнең территориядә урнашкан антициклон билгеләде. Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндез һава температурасы 20 градус, ә төнлә 5 градус була. Гомумән сентябрьдә уртача айлык температура нормадан 1,5 градуска югары булды. Явым-төшем нормадан ике тапкыр азрак, 24 мм чамасы яуды», — диде әңгәмәдәш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юрий Переведенцев искәрткәнчә, әбиләр чуагы узган чәршәмбедә башланган иде һәм сигез көн дәвам итә, ә гомумән ике атнага кадәр диярлек сузыла. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, якшәмбедән Татарстан башкаласында һава торышы үзгәрүе көтелә, ягъни суытачак.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-09-2020/kazan-professory-bil-r-chuagy-k-pme-d-vam-it-ch-gen-s-yl-de-5775495

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X