Каршыма бер апа йөгереп килде. "Кызым, автобус тукталышын шартлатканнар!" -- диде ул сулышына кабып.
Йөрәк жу итеп китте. Тукталышка (Арча үзәгендә) килеп җиткәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп алдым. Эшчеләр дә шунда иде. Алар белән дә сөйләштек. Апабыз да калмады, ияреп тукталышка килде. Аңлатырга туры килде. "Шартлатмаганнар. Сүткәннәр. Тагын да матуррагын эшлиләр", -- дим. "Ник акча уйнаталар? " -- дип сөйләнеп калды апабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев