erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл халкы рәхмәт белдерә

Чишмә төзекләндерелә

Арчага терәлеп үк утырган, шәһәр җирлегенә караган Божа авылының Полевая урамына су кермәгән.

“Яшелчәләргә сибәргә су башнясыннан алырга була. Тик ул эчәргә яраксыз. Кайберәүләр скважина казыды. Анда да известьлы су чыга. Бер юл – ул да булса авыл башында урнашкан тау астындагы чишмә. Тик чишмәдән эчә торган суны чиләккә чүмеч белән тутырабыз. Шуны су ага торган итеп ясасыннар иде”.

Моны безгә Божа авылының Полевая урамында яшәүче ике ханым җиткерде. Махсус редакциягә килгәннәр иде. Август аенда булды бу хәл.

Бардык без анда. Авыл хатын-кызлары белән чишмә карарга тау астына да төштек. Чишмә гадәттәгечә таудан түгел, җир астыннан бәреп чыга. Баштарак бик көчле аккан, тик таудан балчыклар агып төшеп, суны кап-лаган. Тирә-юнен агач баскан. Дөрес, кер чайкау урыны һәм елгачык аша чыгарга кечкенә генә күперчек бар. Анысын ясаганнар. Ә суны аз гына ачык сулыктан чүмеч белән тутыралар. Кышын җиргә тезләнеп, хәтта ятып алырга да туры килә икән.

Хатын-кызлар безгә мөрәҗәгать итү белән генә чикләнеп калмаганнар, район хакимиятенә дә килгәннәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин Казаннан инженер чакыртып, барып карарга, чара күрергә вәгъдә иткән һәм сүзендә торган да.

Бераздан “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев шалтыратып, чишмәне ясаулары турында әйтте. Тагын шунда киттек. Үзгәреш бер карауда ук күзгә ташланды. “Жилкомбытсервис” ширкәте агачларны кискән, чүпләрдән арындырган. Бер генә “КамАЗ” чүп түкмәгәннәр. Моннан соң авыл халкы елгага чүп ташламас, дип өметләнәбез. Ул яңгыр сулары белән чишмәгә агып төшә, ә шуның суын үзләре үк эчәләр бит. Авыл халкын иң сөендергәне – торбадан тулып су ага.

Ә күптән түгел безгә Божадан Полевая урамында яшәүче Любовь Фомичева шалтыратты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Чишмәне шундый матурладылар. Чишмә тирәли җәелгән агач күперчекләрне алып, тимердән сеткалар җәйделәр, буядылар. Дөрес, су ага торган торба астарак калды. Суны чиләк белән генә алып булмый, чиләкне көянтә башына элеп сузылырга кирәк. Ә карап торышка бик матур булды. Кемнәр ясаганын әйтә алмыйм. Бөтен урам халкы исеменнән аларга рәхмәт белдерәм, – диде ул.

“Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе белән элемтәгә чыктык.

– Без эшләмәдек аны. Беркөн чишмәнең торышы ничегрәк, су алырга киләләрме икән, дип махсус карарга төштем. Анда  “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләре эшли иде, – диде ул. – Суга да йөриләр, эзләр бар. Шул вакытта да берәү чиләк-көянтә белән суга төшеп килә иде.

“Жилкомбытсервис” ширкәтенең төзелеш буенча мастеры Илфат Рәхимовка  шалтыраттык.

– Әйе, “Жилкомбытсервис”тан Алим Сираҗиев, Владимир Маркелов, Вадим Сафронов, погрузчикта Рафаил Зиннәтов тырышлыгы бу, – диде ул. – Бөтен агачтан эшләнгән әйберләрне алып аттык та, тимер сеткалар җәйдек, шулай ук тимер койма белән әйләндереп алдык, тотынып төшү өчен култыксалар ясадык. Моннан тыш Арчада тагын ике чишмәне шулай матурладык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X