erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылым хатирәләре

Үзебезнең авылда беренче алмагачлар утырту тарихын язган идем бит әле. Нәкъ шул көннәрдә Арча шәһәрендә яшәүче, районда билгеле шәхес, атаклы спортчы Ленар Заһидуллин белән очрашырга туры килде. Ул тумышы белән Сеҗе авылыннан.

– Минем Йосыф бабай Түбән Оры авылыныкы булган, – дип сөйләп китте ул. – Элек Түбән Оры авылын Байлар Орысы дип атаганнар, анда  зур мөлкәтле байлар да яшәгән. Анда такта яру, кирпеч сугу, әйбер ману, җеп эрләү фабрикалары булган. Минем бабай атлар тоткан, Казан белән ике арада байларны йөрткән. Биектауда атларын алыштырып җиккән.

Йосыф бабай тирә-якта алма үстерүе белән дә дан тоткан. Аның бик зур алма бакчасы булган, алманы  җыйгач салам белән каплаганнар. Кыш урталарында: “Йосыф абый фәлән көнне алмасын ача икән!” – дигән хәбәр таралган. Бу көнне күп авыллардан алма алырга килгәннәр.

Шушы урында  сусыл, тәмле алмалар күз алдына килде. Кыш уртасында бит! Хәзерге кебек ул чорда кибетләрдә, базарларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өелеп ятмаган. Алманы витаминнар хәзинәсе, диләр. Белгечләр юкка гына көн саен бер-ике алма ашарга киңәш  итмидер.

Йосыф абый  белән Нәфисә апаның 14 балалары булган. Без үзебез җиде бала үстек, ундүрт баланы күз алдына да китерүе кыен.  1921 елда ачлыктан, авырулардан бер көндә дүрт балалары үлә. 1941 елда өч уллары, бер кызлары Бөек Ватан сугышына китә. Кызлары Мәрфуга гына исән-сау әйләнеп кайта.

Мәрфуга апа Сеҗе егете, шулай ук сугышта катнашкан Госман Заһидуллинга кияүгә чыга. Госман абый әзерләүче булып эшли. Мәрфуга апа Яңа Чүриле сырхауханәсендә баш табиб урынбасары була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алмагачлар әнә шундый кызыклы һәм гыйбрәтле хатирәләрне яңартты.

Районда заманында бөтен республикага дан тоткан “Питомник” дип аталган җиләк-җимеш совхозы бар иде. Аның иң көчле елларында директор булып Хөснулла абый Хәйруллин эшләде. Язын-көзен бар республика үсентеләр алырга шунда йөрде. Көзләрен халыкны карлыган, җир җиләге, кура җиләге белән рәхәтләндерделәр.

Хәзер “Питомник”ның исеме һәм кыргыйлашкан алма бакчалары гына калды. Алмагачлар язларын шау чәчәктә утыра, көзләрен алма да бирәләр әле.

Хөснулла абый белән берара күршеләр булып  диярлек яшәдек. Район газетасында җиләк-җимеш үстерү, саклау турында киңәшләре дә басыла иде, умарталары да бар иде. Алманы ел буе бозылмыйча саклау юлын да өйрәткән иде. Алманы бидонга тутырасың да, чылбыр белән коега төшерәсең. Кое суының температурасы даими – плюс 4 градус. Кирәк вакытта бидонны күтәрәсең, аннан тагын төшерәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X