erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала белән туган көн алдыннан сүзне нигә әңгәмәдән башларга кирәк?

Балалар күз ачып йомган арада үсә. Замана баласы бу яктан аеруча алдыра кебек. Истәлеккә дип ясалган фото-видеоларны карагач, әйтелгәннәрнең буш сүз булмавына тагын бер кат инанасың. Ә шушы вакыт эчендә баланың эчке дөньясы, һәр нәрсәгә карашы, кызыксыну-мавыгулары ни дәрәҗәдә үзгәргәнне ничек күзәтеп өлгерергә соң?

Моның өчен психологлар һәр ел саен баланың туган көнендә аның белән кечкенә генә әңгәмә оештырып алырга киңәш итә. Аңа гади генә сорауларны бирергә мөмкин.
— Иң яраткан төсең нинди?
— Яраткан уенчыгың?
— Иртәнге ашка күбрәк нәрсә ашарга яратасың?
— Яраткан бәйрәмең, китабың, җиләк-җимешең?
— Нинди кешеләр ачуыңны чыгара?
— Быел нинди яхшылыклар эшләдең?
— Әти-әниеңә нинди теләкләрең бар?
— Президент булсаң, иң беренче эш итеп нәрсә эшләр идең? һ.б.

Бу исемлекне һәр ата-ана үзенчә
дәвам иттерә ала. Беренче карашка
гади генә кебек тоелган бу сораулар аша күпләр баласын яңа яктан ачар, күп нәрсәләргә башкача карый башлар, үз хаталарын күрер, баласының мөмкинлекләрен чамалар, ди белгечләр. Кыска әңгәмәләр баланың сабый чагыннан иң кадерле истәлек тә булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/05/23568/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X