erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар бакчасыннан - солдатларга

“Исән-сау әйләнеп кайтыгыз”

Арчаның 10нчы балалар бакчасы коллективы солдатларга кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары җыеп тапшырган.

Хезмәткәрләр бу эшне үзләрендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар белән берлектә башкарганнар. Әйберләрне капларга тутыруда балалар да булышкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Волонтер Юля белән сөйләштем дә, ватсаб аша әти-әниләргә мобилизацияләнгән солдатларыбызга ярдәм итәргә теләвебезне белдердем. Үзем дә көтмәгән идем, алар аны шунда ук рәхәтләнеп күтәреп алдылар. Хезмәткәрләрнең һәрберсе бу эшкә кушылды. Кибеттән сатып алынган, үзләре бәйләгән оекбашлар, перчаткалар, бүрекләр, гигиена әйберләреннән сабыннар, теш пасталары, щеткалары, пластырьлар, бинтлар, юеш салфеткалар алып килделәр. Азык-төлектән токмач, поход шартларында тиз пешә торган ярмалар, шикәр, шоколадлар, гемотаген һәм башкалар бик күп иде. Ике атна эчендә дөнья кадәр әйбер җыйдык, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Гыйззәтуллина.

Җыелган әйберләрне капларга тутыруда балалар да булышкан. Кайсы капка нәрсә салынганын тышына язып, балалар бакчасыннан икәнен күрсәтеп, “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз” дигән теләкләр өстәп, зур-зур алты капны хакимият ишегалдындагы складка илтеп тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X