erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар бакчаларына түләү үзгәрә

Бүген район Советының чираттагы 39 нчы утырышында Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев шулай дип белдерде.

Ул депутатларны районның 2020 һәм 2021 һәм 2022 елларга план чорына бюджет проектына тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән таныштырды.Аның сүзләренә караганда, яңа елдан барлык төр балалар бакчаларына түләү, бакчаның категориясенә карамастан, бертөрле булачак. Элек югарырак категориягә караган бакчада бәя бераз төшәргә, ә калганнарында киресенчә күтәрелергә мөмкин. Ә менә бакчада балаларны ашату өчен түләү киләсе елдан барысы өчен дә якынча 70–100 сумга кимиячәк. Көн саен диярлек бәяләр  үсүдән гаҗиз булган заманда монысы йөрәккә май булып ята торган хәбәр, әлбәттә.

Фәнис Рәшитович авызыннан күбебезне борчыган тагын бер мәсьәләгә карата уңай сүз ишетелде: бюджетта кыргый этләрне тотуга каралган акчалар да арттырылган икән. Алдагы өч елда республикадан районга моның өчен 622,9 мең сум субвенция биреләчәк.

Җирлек башлыкларының баш авыртуына әйләнгән плотиналарны төзек хәлдә тотуга чыгымнарны арттыру да бик кирәк иде. Бюджет проектына мондый үзгәреш тә кертелгән.

Бюджет проекты белән тулырак сез газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәнис Исмәгыйлев агымдагы елның 11 аенда бюджет үтәлеше буенча да хисап тотты. Чыгыштан күренгәнчә, бюджет район хакимиятенә социаль өлкәдә барлык йөкләмәләрне вакытында башкарырга мөмкинлек бирә, хезмәт хаклары, коммуналь түләүләр буенча бурычлар юк. Бер санга гына игътибар итик. Быел шәхси керемнәргә салымнан (НДФЛ) 39,5 млн сум (узган елгыдан 26 процент күбрәк) кешеләргә кире кайтарылган. Билгеле булганча, закон нигезендә, бу торак сатып алганда, түләүле медицина ярдәме күрсәтелгәндә яки укырга түләгән очракта эшләнә. Димәк, мондый чыгымнарга халык акчаны күбрәк тота башлаган дигән сүз.

Утырышта район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова районда илкүләм проектлар буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Киләчәктә без бу темага аерым тукталырга булдык, язманы киләсе санда укырсыз.

Район Советы карарлары белән районның рәсми сайтында тулырак танышырга була.

Исрафил Насыйбуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X