erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Балаларым кайда, мин шунда”

Мин биш бала белән калдым. Таһир аларның барысына да әти булды. Уртак балабыз да туды, – дип кушылды хатыны Роза.

Ташкичүдә яшәүче Таһир Хурбоновка милләттәшләре белән очрашу өчен җай чыкты: 22 декабрьдә булачак Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар уңаеннан 16 декабрь көнне Арча мәдәният йортында алдан сайлаулар үткәрелде. Бу көнне Үзбәкстаннан безнең якларга вакытлыча яки гомерлеккә килеп төпләнгән 42 һәм Балтач районыннан 12 кешенең барысы да депутатлар өчен үз тавышын бирде.

– Мин Арча районына 2010 елда килеп урнаштым. Ташкичүдә яшим. Беренче хатыным белән килешеп бетә алмадык. Ул һәм ике улым туган якта калды. Аларга ярдәм итеп торам. Ә бирегә кайткач Роза белән очраштык һәм гаилә корып җибәрдек, – диде Таһир.

– Мин дә милләтем буенча үзбәк, башта Шекәдә яшәдем Ирем монда килгәч вафат булды. Мин биш бала белән калдым. Таһир аларның барысына да әти булды. Уртак балабыз да туды, – дип кушылды хатыны Роза.

Роза хәзер балалар белән өйдә, ә Таһир Казанга йөреп эшли.Кире китәргә теләге юклыгы турында әйтте. “Балаларым кайда, мин шунда”, - диде ул. – Ташкичүдә халык бик яхшы, безгә карата мөнәсәбәтләре дә әйбәт. Без татар халкын, аның традицияләрен хөрмәт итәбез, үзебезнең гореф-гадәтләр турында да онытмыйбыз”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без Кәчедә яшибез. Иремнең нәсел җебе шушы якларга килеп тоташа. Үзбәкстанда да тормышыбыз яхшы иде. Эшебез дә, шәхси хуҗалыгыбыз да булды. Бирегә кайтуыбызның сәбәбе сәламәтлек белән бәйле. Климат алыштырырга туры килде, Монда да тормышыбыздан зарланмыйбыз. Мин үзем Кәче балалар бакчасында пешекче булып эшлим, ике улыбыз бар. Авыл халкы белән ду яшибез, – диде Фәридә Миргалиева. – Бу сайлауда катнашуны бурычыбыз дип саныйбыз. Анда да рәхәт яшәсеннәр, тормышлары уң булсын.

– Россиянең төрле почмакларында сайлау участоклары булдырылды. 12-18 декабрьдә без үзбәкләр күп яшәгән урыннарга чыгып, тавыш бирү мөмкинлеге тудырабыз. Мондый масштабта әле беренче тапкыр эшләвебез. Татарстанда да. Ул закончалыкларга яңалыклар кертелү, шулай ук Казанда Үзбәкстан Республикасының вәкиллеге ачылу белән бәйле, – диде Россиядә Үзбәкстан Республикасы вәкиллеге киңәшчесе Алишер Зиямөхәмәдов. – Читтә яшәүче барлык милләттәшләребез тавыш бирүдә катнашырга һәм шуның белән республикабыз язмышына йогынты ясарга тырыша.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X