erid:2VtzquqpS7d
Бертуган балалар тәрәзәдән килеп төшкән
Арча яңалыклары

Бертуган балалар тәрәзәдән килеп төшкән

Булмас, димә...

Уфада Пекин урамында урнашкан торак йорт тәрәзәсеннән 3 яшьлек кыз һәм аның 11 айлык энесе очып төшкән.

Бу хакта Гражданнарны саклау идарәсе хәбәр итте.

Бу очрак кичә, 29 августта, 18:00 сәгатьтә була. Йорт яныннан узып баручы ир беренче кат тәрәзәсеннән 3 яшьлек кызның егылуын күрә, ә аннары 11 айлык малай да апасының гамәлен кабатларга омтыла. Шаһит тәрәзәгә таба йөгерә һәм сабыйны тотарга өлгерә.

Бу вакытта нәниләрнең әнисе өйдә булган. Кыз балага табиблар ярдәме таләп ителгән.
Фото:kpravda.ru

Автор:Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-08-30/bertugan-balalar-t-r-z-d-n-kilep-t-shk-n-2485096


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев