Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген сугыш ветераннарының өенә барып, урамда концерт куйдылар (ВИДЕО)

    Бүген район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре сугыш ветераннарының өенә барып, урамда котлап, концерт куйдылар.

    "Сезгә, якыннарыбыз!" акциясе кысаларында үтте ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов ветераннарны котлап, бүләкләр бирде, бригада концерт куйды. Арча станциясендә яшәүче Исхак Хәбибуллинны һәм Зур Бирәзәдә яшәүче Шәрифҗан Шафиковны котлаганда без дә шаһит булдык. Ветераннар өчен генә түгел, гаиләсе, урам өчен тулы бер бәйрәм булды ул. Безнең әтиләр моны күрә алмады, дип елаучылар да булды... 

    Реклама

     

    Ә ветераннарның һәм аларның якыннарының мондый хөрмәткә бик күңелләре булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • ; ; https://youtu.be/IcrqP7gY46Q
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: