erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген - тузганак көне. Чәчәгеннән бал ясау ысулы

Кояш елмаю белән, сары чәчәк–тузганаклар баш калкытты.Алар быел аеруча күп. Авыл хуҗалыгы белгечләре тузганакның үрчүен малларның кимүендә, җирне тирән итеп сукаламыйча эшкәртүдән күрә. Ә менә бакчачы Фирая Захарова исә, кешегә кирәк булганга, күп үсәләр дип уйлый.

– Күп еллык күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам – тузганак тикмәгә генә күп итеп үсмәгән. Аның кешегә бик тә кирәк чагы. Акчага сатып та аласы түгел, җый да дару яса. Тузганакның чәчәге дә, сабагы да, тамыры да файдалы. Анда кеше организмына нәрсә кирәк, шул бар. Иммунитетны күтәрү, лимфа төеннәре эшчәнлеген яхшырту, ашкайнату системасын көйләү, кан составын яхшырту өчен бик кирәк. Файдасын санап бетереп булмый. Хәзер менә тузганак җыяр өчен иң яхшы вакыт. Кешеләр  аны сәламәтлеген ныгытыр өчен куллансын иде.

Агроном Юрий Иванов соңгы елларда басуларны тирән сукаламый башладык, ди.

– Шунлыктан тузганакның тамыры җирдә кала. Хуҗалыкларда сыер кимеде. Хәзер тузганак чәчәк аткач рәхәтләнеп орлык коеп утыра. Шуңа арта да инде ул. Корылык аркасында чүп үләннәренә дә зыян килде. Хәзер алар сирәк күренә. Аның каравы, билчән урынын тузганак басты, – ди ул.

Бакчачы Эльмира Садыйкова исә, тузганакка чүп үләне итеп карарга кирәк, ди.

– Ул бит башкакультура үсемлекләргә үсәргә ирекбирми. Аның аркасында яшелчәләр акрын үсә. Тузганак аларга кирәк булган файдалы матдаләр белән туклана. Шуның өчен әлеге чүп үләненнәнтиз арада котылу чарасын табарга кирәк.Җир эшкәрткәндә тамырын җыеп ташларга, үсеп чыкканнарының беренче яфракларны йолкып алырга кирәк. Аларны теләсә кая ташламагыз, чөнки орлыклары шытып янәдән үсеп чыгуы бар.Тузганактан котылу өчен уксус һәм тоз кушып ашлама әзерләргә һәм чүп үләненә сибәргә кирәк, – ди ул.

Тузганак чәчәгеннән бал ясау ЫСУЛЫ

200 г чәчәкне салкын су белән юарга һәм өстенә 1,5 литр кайнар су коярга кирәк. Томалап, тәүлек буе төнәткәч, сөзеп 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатасың. Сиропны банкаларга җылы килеш тутырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу – кызык!

– Тузганак һәр көнне иртәнге биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла.

– Тузганакның орлыклары 100 чакрымга кадәрле очып барырга сәләтле.

Гөлгенә Шиһапова

 

Фото: pixabay.com

https://vatantat.ru/2020/05/24171/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X