Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүләкләнүче укытучыларыбыз (+фотолар)

    Бүләкләр ияләрен тапты

    Мәгариф өлкәсендәге уңышлары һәм балалар, яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен “Россия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирү почетлы хезмәткәре” күкрәк билгесенә лаек булдылар: 

    Иске Чүриле мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Харис улы Гарифуллин, Арчаның беренче мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Равил кызы Ибраһимова.

     Мәгариф өлкәсендәге уңышлары һәм балалар, яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

    Арчаның беренче мәктәбе физика укытучысы Гөлниса Мөхәмәтгали кызы Гарипова,  Арчаның бишенче гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилбәр Фәрух кызы Гарифуллина, Арчаның алтынчы мәктәбе математика укытучысы Гөлсирә Вагыйз кызы Гыйльметдинова, Арчаның җиденче мәктәбе укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Гали кызы Галимова, Хәсәншәех мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Габдуллаҗан кызы Гозәерова, Казанбаш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ришат Ренат улы Камалов, Арча педагогика көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нариман кызы Нуретдинова, Арчаның икенче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Абдулла кызы Сәлахова, Шушмабаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова.

    Мәгариф системасына һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар:

    Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы Миләүшә Наил кызы Әгъзамова, Урта Курса мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надирә Тәбрис кызы Вәлиева, Ташкичү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әлфия Альфрит кызы Вафина, Иске Чүриле мәктәбе директоры Илнур Наил улы Габдрахманов, Арчаның алтынчы мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Мәгъсүм кызы Гаптелбәрова, Арчаның бишенче гимназиясе инглиз теле укытучысы Айгөл Фәһметдин кызы Галиева, Түбән Мәтәскә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илмира Габделхак кызы Гыйбадуллина, Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе тәрбиячесе Гөлгенә Нурислам кызы Григорьева, Арча беренче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Гаптелхәй кызы Ибатуллина, Арчаның унынчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Илдус кызы Минимуллина, Арча педагогика көллиятенең баш хисапчысы Дамира Хәнәфи кызы Мәхәмәдиева, Арча икенче мәктәбенең математика укытучысы Айсылу Вазыйх кызы Мөхәммәтгалиева, Арча икенче  балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлназ Илгиз кызы Мөхәмәтгалиева, Сикертән мәктәбенең география укытучысы Чулпан Рәсим кызы Сәгыйдуллина, Арча агросәнәгать һөнәри белем бирү көллияте укытучысы Рәймә Илсур кызы Фәсхетдинова, район мәгариф идарәсе үзәкләштерелгән бухгалтериясенең хезмәт хакы буенча исәп-хисап ясау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәниф кызы Сәлахова, ”Бала үсеше үзәге-Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе җитәкчесе Наилә Рәис кызы Сәмиева.

    Мәдәният өлкәсен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә:

    Реклама

    Арча сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Айгөл Альберт кызы Гарифуллина.

    Профсоюзда актив эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе мактау грамотасы белән бүләкләнә:

    Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Нияз Рәшит улы Миннемуллин.

    Укыту һәм тәрбия процессларын камилләштерүгә, оештыруга, интеллектуаль, культуралы, әхлаклы шәхесне формалаштыруга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

    Носы мәктәбенең география укытучысы Лена Ильяс кызы Григорьева, “Арчаның өченче башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы” башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Хәким кызы Чугунова, Ташкичү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Флера Фатыйх кызы Хәбибуллина, Арчаның беренче урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Диана Рөстәм кызы Шәйдуллина, ”Бала үсеше үзәге-Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе  укытучы-логопеды Гүзәл Тәлгать кызы Фәхриева, Иске Кырлай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Вәкил кызы Фазлыева, Арча алтынчы мәктәбе технология укытучысы Гөлназ Тәлгать кызы Ибраһимова, Лесхоз мәктәбенең химия укытучысы Сәлимә Әдһәм кызы Корбанова, Сикертән мәктәбенең математика укытучысы Фәридә Һидиятулла кызы Бәдриева, Арчаның алтынчы мәктәбе физкультура укытучысы Фәнил Фәнис улы Һидиятуллин, Арча сәнгать мәктәбе укытучылары Раилә Диннулла кызы Фәтхуллина, Булат Мәгъсумҗан улы Сафиуллин, Миләүшә Рамазан кызы Сәгыйтова.

    Укучыларның иҗади активлыгын үстерүгә, талантлы укытучылар һәм укучыларның инициативаларын тормышка ашыруга, мәгариф учреждениеләре традицияләрен саклауга керткән хезмәтләре өчен Арча районы мәгариф идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнәләр:

    Арчаның беренче, икенче, алтынчы урта мәктәпләре, Лесхоз урта мәктәбе.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: