erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Боз сараена соңга калганбыз

Ярты сәгать кенә шуып өлгердек

"Игъланда күрсәтелгәнчә, 18.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр шуарбыз дип килгән идек, 17.15 тә үк кертә башлаганнар икән, белмәдек"- дип зарланучылар күп иде бүген боз сараенда. Без дә шундыйларның берсе идек. Инде ярты сәгать кенә шуасыгыз калды дип, ярты бәягә генә кертеп җибәрделәр, шунысы ярады, рәхмәт.

Бозга үтсәк, андагы халыкны күреп шаккаттык. Алма төшәрлек урын да юк иде, дисәм дә ялгышмам. 2-3 яшьлек балалардан алып, өлкән яшьтәге абый-апалар да шуа иде. Бик тиз шуучы яшьләрне күреп, яңа гына тимераякка баскан балалар өчен борчылып карап тордым. Бәрелеп егылучылар да күп булды арасында...

Ярты сәгать вакытны уздырып чыгып киткәндә, эш сәгатьләре турында кабат сораштым. Иртәгедән мондый шуулар 14.00-15.00 һәм 18.00-19.00 аралыгында булачагын ассызыклап әйттеләр. Ә бүгенге вакыт бн килеп чыккан аңлашылмаучанлыкка гафу үтенделәр. Вакыт күчү турында алдан хәбәр ителмәгән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук 9 гыйнварда, якшәмбе көнне дә шугалакка килүчеләр 17.15 - 18.15 сәгать аралыгында кертеләчәк дип планлаштырыла. Игътибарлы булыгыз!

Шугалактан халык чыгып бетүгә махсус машина белән боз чистарту оештырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X