erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Булмас димә...

(Ахыры. Башы сайтыбызда 19 ноябрьдә)

1978 елда совет геологлары вертолетта тайга өстеннән оча. Тоташ урманнар арасында түтәлләргә охшаган урын күреп алар бик  гаҗәпләнә. Күзләренә ышанмыйча кабат борылып киләләр, чыннан да шулай булып чыга, агачлар арасында өйсыман торак та шәйләнә...

Тайга уртасында кешеләр табылуы турындагы  хәбәр тиз арада бөтендөньяга тарала. “Комсомольская правда” газетасының танылган журналисты Василий Песковның тайгадан язмаларын түземсезлек белән көтеп ала идек. Чыннан да, исләрең дә китәрлек хәл бит!

Лыковлар гаиләсе тайга эчендә 1936 елдан бирле яшәгән.  Староверлар Карп Лыков һәм аның хатыны Акулина  большевиклар властеннан качып тайгада яшеренәләр. Үзләре белән бик кирәкле әйберләрне генә алалар. Бу вакытта аларның 9 яшьлек уллары Савий һәм 2 яшьлек кызлары Наталья була. Башта шалашта яшиләр, йортны соңрак төзиләр. Бераздан тагын ике бала: Агафья һәм Дмитрий туа. Алар урнашкан урыннан якындагы авыл арасы 250 километр чамасы.

Геологлар тапканда гаилә 5 кешедән тора, Акулина 1961 елда ачтан үлә. Ят кешеләрне күреп  дәрвишләр башта шүрләп калалар, өйдә Карп белән ике кызы гына була. Әмма бераздан ияләшә төшәләр. Үзләренең ничек яшәүләрен, тормыш-көнкүрешләре турында сөйлиләр. Алар укый-яза беләләр, үзләренә кием тегәләр, каен тузыннан аяк киеме ясыйлар. Хатын-кызлар түтәлләрне карый, ирләр ауга йөри. Барысы да бик дини кешеләр була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге гаилә тайгада яшәгәндә дөньяда күпме тетрәндергеч вакыйгалар була, әмма алар бу хакта берни белми яши бирә. Бер караганда, аларның табылуы гаиләнең киләчәге өчен әйбәт бетәргә тиеш иде кебек. Карп бабай да картаймыш көнендә бәлки шулайрак уйлагандыр. Әмма бәхет урынына кайгы килә. Кешелек дөньясыннан аерым яшәгән Лыковларда кайбер авыруларга каршы тору өчен иммунитет булмый. Күпләп галимнәр, журналистлар һ.б. килә башлый. Дмитрийның үпкәсе ялкынсына, аңа ярдәм итәргә тырышып карыйлар, хастаханәгә салмакчы булалар, әмма ул баш тарта. Савий белән Натальяның бөерләре авырый башлый. 1981 елның көзендә берничә көн эчендә алар өчесе дә үлә. Ә бит беренче очрашканда аларның барысын да докторлар тикшерә, барысы да сәламәт була.

Аларны соңгы юлга озаткач Карп белән Агафьяны авылга яки шәһәргә күчәргә үгетлиләр, әмма алар баш тарта. 1988 елның февралендә гаилә башлыгы Карп йоклаганда үлеп китә. Агафья ялгыз кала. Ул күчәргә теләми, үлгәч тә шунда күмүләрен тели. Шулай да берничә тапкыр тайганы калдырырга туры килә: туганнарына кунакка бара, ике тапкыр хастаханәдә дәвалана. Хатын-кызлар монастыренда да яшәп карый, тик ошатмый, яңадан тайгага кайта.

76 яшьлек Агафья бүген дә тайгада берүзе яши! Дөрес, аңа яңа йорт салып биргәннәр, анда җылы, якты, уңайлы, диләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X