erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Буратино юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә " дигән чара узды

Арчаның беренче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында "Буратино юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә " дигән чара узды.

Чарага ЮХИДИ нең юл хәрәкәте иминлеге профилактика бүлеге мөдире Энҗе Мөхәммәтҗанова, ЮХИДИ хезмткәрләре  Рөстәм Хәкимов һәм  Алмаз Әһлуллин килде. Бәйрәмгә килгән� Буратино үзенең әздән генә юл хәләкәтенә очырамый калуы турында сөйләде, юл йөрү кагыйдәләрен белми икән, балалардан ярдәм итүләрен сорады.Балалар бик теләп ризалаштылар.

"Светофор" уенын уйнаганда Буратино светофорның төсләре ни өчен кирәклеген,

нәрсәне аңлатканлыгын белүенә бик куанды.Чара төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды�. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, юл йөрү� кагыйдәләрен төгәл үтәп "Йөк машиналары ", "Самокат та сак йөр" дигән уеннар уйнадылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр, бергәләп уеннарда катнаштылар.

Чара ахырында балаларга алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X