Климатолог Андрей Киселев җәй тыныч булмаячак дип фаразлый.
Белгеч Росгидромет һәм дөнья иминият агентлыклары статистикасына сылтама ясый. "Кайдадыр корылык, кайдадыр, киресенчә, көчле яңгырлар булачак, каты җилләр,смерч һәм давыллар булачак", – ди КиселевURA.RU агентлыгына биргән интервьюсында.
“Илнең кайсы төбәкләре күбрәк, ә кайсылары азрак зыян күрәчәген әйтеп булмый. Табигый катаклизмнарның ешаюы ихтимал. Тенденция нәкъ шундый", – ди Андрей Киселев.
Моңа кадәр РФ Президенты белән киңәшмәдә Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин: “Росгидромет һәм чит ил Гидрометеорология станцияләре быелгы җәй күзәтүләр тарихында иң эссесе булырга мөмкин дип фаразлый, ”— дигән иде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Biel--y-tabigat-kataklizmnari-k-p-bulachak-di-266134/
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев