erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәм бассейнда узды

Ярышлар да булды.

       1 нче октябрь көнне, өлкәннәр көне уңаеннан,  “Арча” спорткомплексында, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан  хезмәткәрләребез кунакта булды. Аларны фойеда каршы алганнан сон, бәйрәм  чәй табыны артында дәвам итте.  Өлкәннәребезне мәктәбебез директоры Йосыпов Рәдис Рәкыйп улы һәм профсоюз оешмасы рәисе Маулина Гөлнара Роберт кызы котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.  
         Бәйрәмнең икенче өлеше  бассейнда булды. Анда тренер Гүзәл Марсовна кызыклы эстафеталар уздырды. Өлкәннәребез  2 командага бүленеп, балаларча куанып, чын күңелдән  бер-берсе белән ярыштылар. Бәйрәм җылы атмосферада, күңелле һәм файдалы үтте. 
        Хөрмәтле өлкәннәребез!  Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X