erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чишмә башы

Аларның бу изге эше гасырлар белән бәяләнә.

                                    

      “Әлифба” музее кешедән өзелми. Гаилә белән, берәмләп һәм төркемнәр булып киләләр. Әлифба һәр кеше өчен дә бик кадерле истәлек бит, балачак хатирәсе. Ул кешенең беренче укыган китабы. Әлифба укымыйча, башка китап укып булмый.

      Төркемдәгеләрдән мин кайвакыт сорап куям. “Музей ачу өчен иң беренче  нәрсә кирәк”, - дим.  “Акча  кирәк”, - диләр.  Әйе, акча кирәк, ләкин ул бит икенче. Ә иң беренче идея кирәк, музей ачыйк әле дигән сүз кирәк.

      Ул сүзне шул чордагы Татарстан Мәгариф министры Харисов Фарис Фахразович әйткән иде.  1998 елда “Әлифба” авторлары  Сәләй Вагыйзовка 90,  Рәмзия Вәлитовага 85 яшь тулган чак. Юбилейга министр да килгән иде. Үзенең чыгышында Фарис Фахразович  “Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк”  дигән сүз әйтте.  Ул вакыттагы педколледж директоры Сәгъдиев Илдус Абдрахманович  бу сүзләрне күтәреп алды һәм  лаеклы ялдагы тарих укытучысы Хәйруллин Хөсәен Фатыхович белән киң эш җәелдерде.

      Бер ел эчендә 500 гә якын экспонат җыелды. 20 әлифбаны авторлар Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар бирделәр. “Әлифба” төзегәнче алар егерме халыкның әлифбасын өйрәнгәннәр иде. Үзләренең кулүязмаларын һәм документларын тапшырдылар музей фондына. Бүгенге көндә алар бик кадерләп саклана һәм киләчәк буыннарга тапшырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Музей ачылганнан соң тагын бер юнәлеш алып китте: дөнья халыклары әлифбаларын җыю башланды. Музейның бер залы шулай атала: Дөнья халыклары әлифбалары. Бу залда 160 әлифба куелган, алар дөньяның 72 телендә. Ә музейда гомумән, 300 дән артык әлифба бар.

      “Әлифба” музее Арчабызның йөзен дөньяга танытуда үз эшен эшли. Арча дөньяга Бөек Тукайны гына бирмәгән, Әлифба да Арчаныкы. Әлеге музейның чишмә башында торган фидакарьләребез Фарис Фахразович, Илдус Абдрахманович һәм Хөсәен Фатыховичларны зур рәхмәт әйтеп искә алабыз. Аларның бу изге эше гасырлар белән бәяләнә.

                                  

                                                                                                         Дамир Таҗиев,

                                                                                                         “Әлифба” музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X