Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Чишмәкәй"гә 30 яшь тулды

    Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасында юбилей

    Менә инде берничә көн биредә әти-әниләрне һәм балаларны, яңа ел рухы белән бергә, туган көн кәефе каршы ала. Ишегалдында ук күңелле җырлар яңгырый. Ә бинага керүгә балаларны мульт геройлар сәламли. 

    "Чишмәкәй" балалар бакчасы менә инде 30 ел хезмәт куя. 1990 елда ачылган балалар бакчасы, 3дистә ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Биредә эшләүче һәркем үз эшенең остасы, һәркайсы мәхәббәтен кызганмыйча, биредәге сабыйларны олы тормыш юлына әзерли. 

    Реклама

    Декабрь башыннан алар үзләренең Инстаграм битләрендә котлаулар кабул итә. Балалар бакчасының тарихы белән танышып, аларны сез дә котлый аласыз.  

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: