ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Бөтенроссия буенча чыпчыкларны санауга кушылырга чакыра.
Табинатьне яратучылар 8 августтан 16 августка кадәр йорт һәм кыр чыпчыкларын санауда катнаша алалар.
Узган кыш чыпчыкларны санауда Татарстаннан 401 кеше катнашкан иде. Алар 6948 чыпчык санаган. Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш районнары иң актив катнашучылар исемлегендә.
Әйдәгез, бу юлы Арча районын да шул исемлеккә кертик. Санау һәм мәгълүматларны җибәрү тәртибе https://vorobey.nbud.ru/ сайтында.
Булат Шәйхуллин, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев