erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Давыл түбәләрне каерып аткан

Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән

Республиканың Әгерҗе районында ике мәктәп һәм бер мәдәният йорты түбәләрен көчле җил җимерде. Өч хәтәр турында мәгълүмат 112 номерына килде. Салагыш авылында 160 кв.м мәйданлы җирле мәктәпнең түбәсе җимерелде. Шундый ук хәл Тирсә авылында да булды. Биредә дә җирле мәктәпнең түбәсен көчле җил өлешчә кубарып алган. Моннан тыш, шул ук авылда җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде: бинадан җил 80 кв.м мәйданлы түбәне куптарган.    Барлык өч инцидентта да зыян күрүчеләр булмаган, торгызу эшләре район хакимияте контролендә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, ТР архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белән мәгълүмати хезмәттәшлек оешкан төстә алып барыла.    Кичә кич белән ТР Ютазы районында да шундый ук хәл булган. Кече Урыссу авылы урта мәктәбенең дә түбәсе җимерелгән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.    23 августта да Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгырлар да булырга мөмкин.   Бу хакта ТР Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә яңгырлар, шторм, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20, 24 метрга җитәргә мөмкин.   Көндез урыны белән көчле яңгырлар һәм боз явуы фаразлана.   Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 16-21 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 25-30 градуска кадәр җылыначак.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34125

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X