erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Дустыбызның туган көнен бәйрәм иттек» - Казанда студентлар метанол эчеп агуланган

Казанда 18-22 яшьлек яшьләр метил спирты белән агуланган. Биш литрлы савытта сатылган агу - ароматизаторлы яшел төстәге сыеклыкны бер егетнең туган көненә сатып алганнар. Өч кыз реанимациядә ята ("Интертат", Казан,Светлана Белова).


Агуланган яшьләр турындагы хәбәр кичә - 16 ноябрь көнне таралды. Казанның 7нче санлы шәһәр хастаханәсенә бер-бер артлы унбер кеше эләккән, соңрак тагын ике студентны китергәннәр.

Авыр иртә…
Казанның җиденче шәһәр хастаханәсенең Токсикология бүлегендә эш көне иртәдән үк авыр башланып китә. Табиблар сүзләренә караганда, агулану симптомнары белән беренче пациент иртәнге 5.40 сәгатьтә килә. Кичкә шундый ук билгеләр белән унөч студент — биш кыз һәм сигез егет мөрәҗәгать итә.

«Барлык пациентларның да канын тикшердек, барысында да метил спирты табылды, әмма төрле күләмдә», — дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, 7нче Казан хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Табиблар җиткергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта реанимациягә эләккән унөч авыруның өчесе уртача авыр хәлдә. Барысы да метанол белән агуланган дигән шик бар.

«Метил спирты организмга эләксә, үлемгә китерә алырдай синтез башлана. Пациент, хәтта исән калса да, сукырлык буенча инвалид булып калырга мөмкин. Бу вакытта күзнең күрүе кире беркайчан да кайтмаска мөмкин. Шулай ук бөергә зур зыян килә. Гомерлек бөер чире дә инвалидлыкка китерә ала. Шулай ук яшьли авыр дәрәҗәдә агулану баш мие кан әйләнешенең бозылуына — инсультларга да китереп җиткерергә мөмкин», — дип сөйләде Алия Насыйбуллина.

Шул ук компаниядә бәйрәм иткән кызларның берсе Мәскәүгә китү турында да мәгълүмат бар. Аның хәле турында әлегә берни дә билгеле түгел.


16.мвд.рф
«Дустыбызның туган көнендә эчтек»
Билгеле булганча, агуланучылар — 18 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләр. Хастаханәгә эләккән унөч кешенең унбере Башкортстанда туып-үскән, хәзерге вакытта алар Казанның төрле югары уку йортларында белем ала. Алар барысы да бер егетнең туган көненә җыелган. 15 ноябрьдә туган көне булган егетнең исеме Александр булырга тиеш. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә күренгәнчә, ул хәзер Казанда яши. Стәрлетамак шәһәрендә туган.

Зыян күрүчеләр табибларга туган көндә 19 кеше булуын сөйләгән. Алар Салмачыда арендага алынган коттеджда бәйрәм иткән.

«Ирис тәме килә торган яшел төстәге аракы эчтек. Биш литрлы баллонны кеше кулыннан алдык», — дип сөйләгәннәр яшьләр. Аларның сүзләрен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы җиткерде.

Хәзерге вакытта егет-кызлар бәйрәм иткән коттеджда тикшерү бара, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Полицейскийлар яшьләргә суррогат хәмерне саткан кешене ачыклый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Тикшерү комитеты «Сатып алучыларның тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. ТР прокуратурасы бу эшне тикшерүне аерым контрольгә алды.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда балаларга суррогат алкогольне кем сата алуы турында беренчел мәгълүмат пәйда булды инде. Аның исеме Ринат, аңа 22 яшь. Бүгенге кичкә кадәр аның социаль челтәрдә сәхифәсе бар иде, хәзер ул бетерелгән. Әлеге фаҗигагә катнашы бармы-юкмы икәнен якын арада хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклар.


Владимир Васильев
Табиблар агуланган студентлар тормышы өчен көрәшә
Метил спирты кеше үлеменә китерә ала. Табиблар сүзләренә караганда, организмда шактый озак тора.

«Антидот буларак, этил спирты, селте кулланып, гемодиализ белән бергә дәвалыйбыз. Барлык пациентларга да хәзер антидот терапиясе, симптоматик дәвалау үткәрелә. Бик авыр хәлдәге агуланучыларга гемодиализ сеансы үткәрелде — агулы канны чыгарабыз, чистартабыз һәм кире кайтарабыз», — дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Медиклар мәгълүматларына караганда, реанимациядәге өч кызның күзләре начар күрә башлаган. Аларны күз табиблары караган, күрү нервы шешә башлаган. Калганнар хәлсезлек, күңел болгану, косу, эч авыртудан зарлана. Болар барысы да метил спирты белән агулану билгеләре.

«Иң беренче булып килгән кызларның берсе бик авыр хәлдә, аның буенча фаразлар ясау бик авыр. Беренче иң авыр вакыт — 48-72 сәгать: әгәр хәле тотрыклыланса, без уңай нәтиҗә турында сөйли алачакбыз. Реанимациядә булган тагын ике кыз авыр хәлдә, әмма хәлләре тотрыклы. Алар белән, мөгаен, бар да яхшы булыр», — диде Алия Насыйбуллина.


«Татар-Информ» архивыннан
«Арзан бәяле хәмер сыйфатлы була алмый»
Соңгы вакытта Россиядә легаль булмаган хәмер белән күпләп агулану очраклары ешайды. Шундый очракларның берсе Оренбург өлкәсендә булды, анда суррогат хәмер белән агуланудан 35 кеше үлде.

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/17-11-2021/dustybyzny-tugan-k-nen-b-yr-m-ittek-kazanda-studentlar-metanol-echep-agulangan-5843345

Алена Низамова тәрҗемәсе 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X