erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эчкәнсең икән, юлга чыкмавың хәерле

Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыручылар саны, ни кызганыч, артканнан арта.

 

Бу хакта язабыз да, аның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында беләләр дә, әмма барыбер эчкән хәлдә юлга чыгалар. Ярый, үзе генә булса, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән бер гөнаһсыз кешеләр, иң йөрәкне әрнеткәне, араларында балалар да бар, зыян күрә.

Арча районында алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган яки, андыйлар да бар, шул сәбәп белән бер тапкыр машина йөртү хокукы биргән таныклыкларын алдырып та, кабат эчеп юлга чыкканнарны барлау максатыннан “Тоннель” профилактик чаралары, рейдлар үткәрелеп тора.

Соңгы вакытта гына да ике кеше ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына “эләкте”. 20 июль көнне Арча-Сеҗе-Иске Масра юлының өченче километрында “Рено Дастер” машинасын туктаталар. Кичке тугызлар тирәсе була ул. Махсус приборга өрдергәннән соң автомобиль йөртүченең алкогольле эчемлек куллануы билгеле була. Аңа Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.8.1 маддәсе нигезендә беркетмә төзелә. Бу 30 мең сум штраф һәм ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү дигән сүз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

24 июль көнне Арчада кичке дүртләр тирәсендә “Богдан” автомобиле ЮХИДИ хезмәткәрләре күзенә чалына. Өрдереп караганнан соң аның йөртүчесенең дә эчкән булуы ачыкланан. Автомобиль йөртүчегә махсус прибор нәтиҗәсе белән килешүдән башка чара калмый.  Кодексының 12.8.1 маддәсе нигезендә аңа карата да шундый ук җитди чаралар күреләчәк.

Ә без, алдан хәбәр ителгәнчә, исерек хәлдә юлга чыкканнар турында газетага язып, видеоязмаларны сайтка, Инстаграм битенә урнаштырып барачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X