erid:2VtzquqpS7d
Егетне зиратта тапканнар
Арча яңалыклары

Егетне зиратта тапканнар

Былтыр җәй юкка чыккан 27 яшьлек егет табылган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, яшь кешене эзләү 2019 елның җәендә башланган. Егет озак вакытлар якыннары белән элемтәгә чыкмагач, тегеләре ярдәм сорап волонтерларга һәм полицейскийларга мөрәҗәгать итә. Ул вакытта бернәрсәгә дә китермәгән эзләүләр башлана.

Кичә начар яңалыклар билгеле булды. «КП-Уфа» чыганагыннан алынган мәгълүматларга караганда, югалган егетнең җәсәден ташландык зиратта табып алганнар. Күрәсең, ул үз-үзенә кул салган. Аны бары тик янәшә табылган документлар буенча таныганнар.

Хәзер тәртип сакчылары яшь кешенең үлеменең чын сәбәпләрен ачыклый.

Фотр: kp.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Egetne-ziratta-tapkannar-256546/


Нет комментариев