erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрхәт Зыятовның да вафатына бер ел була

Истәлекләр

Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, гомерен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган хөрмәтле хезмәт   ветераны,районыбыздагы барлык әдәби чараларның алыштыргысыз күркәм кунагы, алып баручысы Фәрхәт Зыятовның да вафатына 1 ел була.

Безнең Чиканас төбәгенең төп горурлыгы- үзләренең акыл сәләте, хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудырган кешеләре. Фәрхәт абый Чиканас авылында туган,42 ел буе Арча районы Өчиле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты, укучыларында татар теленә, әдәбиятка карата хөрмәт, кызыксыну уятты. Элек-электән  укытучылар илгә-көнгә файдалы кешеләр тәрбияләгәннәр,   28 укучысы аның  фәнен дәвам итте.  Район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш кертүче,  эзләнүләр алып барып, Габдулла Тукайның Өчиледәге тормышы турындагы язмаларга  күп кенә  төгәллекләр  өстәгән  мөгаллим дә әле.

Фәрхәт абый белән озак еллар бер коллективта матур итеп, аралашып эшләдек. Тормыш иптәше Мәрьям апай белән алар хезмәттәшләренә үрнәк гаилә булдылар. Өчиле мәктәбе мәктәп-комплекс булып эшләгән чорлар бик якты хәтирәләр булып истә калды. Республика, район куләмендәге төрле чараларда, авыл җирлегендә үткәрелгән чараларда мәктәп коллективы актив катнаша иде.Фәрхәт абый бу эшләрнең оештыручысы, алып баручысы булды.Коллектив белән Ашытбаш мәктәбе укытучылары белән ихлас очрашу, концерт күрсәтү...Мондый чараларны бик күп санарга мөмкин.Хезмәттәшләр белән үткәрелгән бәйрәмнәрдә берәр куплет шигырь сөйләп, я тормыштан берәр күңелле хәл сөйләп кәефне күтәреп җибәрә иде. Әйтәсе сүзен дә кайчак уен-көлке белән төреп, сак кына җиткерә белә иде.

Фәрхәт абый улым һәм кызымның яраткан укытучысы да әле.” Аның турында истәлекләр язам”- дигәч, кызым ватсап аркылы узенең хәтирәләрен дә язып җибәргән:

“Укытучы нинди булырга тиеш дип сорасалар миннән, мин Фәрхәт абыйны мисал итеп куяр идем. Үз фәненең фанаты, бөтен нечкәлекләрен белүче, шул вакытта укучыларга да үтә кызыклы итеп тапшыручы белемне. Аның дәресен көтеп ала идем:әдәбияттан рольләргә булеп әсәрләр уку, татар теленең кагыйдәләрен төнлә уятып сорасаң да ятлау, сингармонизм законы кагыйдәләрен белү, Тукай тормышы, әле дә истә. Безнең чорга шундый мөгаллим туры килүе - зур бәхет дип саныйм”.

Фәрхәт абыйның ике улын,ике оныгын да укытырга насыйп булды миңа. Айрат белән соңыннан бер коллективта эшләдек.

 Оныклары Арча педагогик көллиятендә белем алдылар. Сөенеп әйтә алам,  бабаларының изге гамәлләрен лаеклы дәвам итүчеләр алар.

Дилә Мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укый.Илгиз шушы араларда гына армия хезмәтеннән кайтты.

Фәрхәт абый Өчиле Сабан туйларынының алыштыргысыз алып баручысы булды.Чөнки шушы яктан, һәр кешене якыннан белә, узе укыткан укучылары, һәрберсенә тиешле җөмләсен матур итеп, шаяртып җиткерә белә иде.

Фәрхәт абый белән бергә «Балкыш» фестивалендә катнаша идек.

“Фәрхәт “ Г.Тукайның “Шагыйрь” шигырен яңгыравыклы матур тавышы белән сөйләгәндә, күзләрдән яшьләр килде”,- дип әйтучеләрне дә ишеткәнем булды  .

2014 елда “Балкыш” фестивале җиңүчесе буларак Мәскәү татарлары белән очрашып, аларга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, үзе тарафыннан тупланган истәлекләре белән шаккатырып кайткан елларны да хәтерлибез.

Лаеклы ялга чыккач та безнең аралар суынмады.Район күләмендәге уздырылган мәдәни чараларда гел очрашып тордык.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер хәтирәне әйтми кала алмыйм.Алар Арчага күченгәч, телефоннан аралашу гадәте дә барлыкка килде. Мин озаграк шалтыратмый торсам, Фәрхәт абый үзе шалтырата да:

-Халидә, синең җырларыңны сагындык ,-дия иде. Телефонны каты тавышка куеп, минем җырларымны Мәрьям апай белән тыңлыйлар,үзләре генә тыңлап калмыйлар,өйләрендә  кунаклары булганда аларга да тыңлаталар иде.

Хезмәттәшем Фәрхәт абый турында истәлекләрем аның рухына дога булып барсын.

Сорап алып булмый гомерләрне

                                Раббым  нәрсә язган, үтәбез.

                                    Якты истәлекләр барлый-барлый,

                            Хәтер йомгакларын сүтәбез.

Халидә Вафина

ветеран укытучы,

Россия Федерациясе

Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы иясе

Чиканас авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч кешше турында искиткеч мәкалә булган җу, Халидә дустым! Урыны җәннәт түрләпендә булсые! Искиткеч

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X