erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газ кыйссасы яки плитәләрне алып китегез!

Адәм баласына һәр яңалыкка шикләнеп карау хас. Татарның тотып карамаса күңеле булмый, дигән мәкаль дә бар.

...1966 елда йортларга газ кертәләр икән, дигән хәбәр таралды. “Курса” колхозында рәис булып Мәгъсүм абый Габделхаков эшләгән чор. Безнең авылның шоферы Әхәт Кәлимуллин белән армиядән яңа кайткан Сәүбән Шаһниевны Казанга укырга җибәрәләр. “Ай ярым укыдык, – дип искә ала ул. – 1967 елда колхоз плитәләр, бер плитәгә икешәр баллон (50 литрлы) кайтартты. Казаннан слесарь кайтып һәр йортка плитә, буш баллон урнаштырдылар. Баллон өйдә торырга тиеш түгел, шуңа озын-озын торбалар сузарга туры килде”.

Инде газлы булабыз дигәндә генә кемдер газ куркыныч, шартлый икән дигән хәбәр тарата. Дулкынланган халык көтүе белән идарәгә килә, плитә һәм баллоннарны алып китүне таләп итә.

– Шуннан алты авылдан газдан баш тарткан кешеләрдән плитә һәм торбаларны куптарып җыярга туры килде, – ди Сәүбән абый. – Алан авылында бер Якуб абый Хәйруллинда гына плитә калды, ул ике еллап берүзе газ якты. Баллоннарны ат белән китерә идем.

Газы булганнар рәхәт чигә, газы булмаганнарның эче поша башлый. Ә плитәләр инде беткән...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәис Сәүбән абыйны Казанга плитә эзләргә җибәрә. Бу юлы өч тишекле плитәләр генә эләгә, баллоннары да кечкенә, аны да әле ике плитәгә өч баллон исәбеннән генә бирәләр.

Вируска каршы вакцина ясатуга ник шулай каршылар икән, дип аптырау-

чыларга югарыда бәян ителгән вакыйганы сөйләп күрсәтәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X