erid:2VtzquqpS7d
Гөберчәктә матур бер очрашу
Арча яңалыклары

Гөберчәктә матур бер очрашу

Авыл китаханәсе мөдире Гөлфирә Зарипова хәбәр итә.

Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире  Гөберчәк авыл клубында "Туган яктан илһам алып ...! дип исемләнгән үзешчән шагыйрьләр Филсинә Нурислам кызы , якташыбыз Ленар Биктимеров белән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә махсус кунак Татарстан язучылар берлеге әгьзасы Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиевта чыгыш ясады. Ул үзенең моңнарын авыл халкына бүләк итте, ә инде үзешчән шагыйрьләргә үтемле киңәшләрен бирде.
Кичәбез җыр - моңга   , дәртле биюләр , котлаулар белән үрелеп барды.
Г. Камал исемендәге Сикертән төп белем бирү мәктәбе укучылары шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Моңлы сандугачларыбыз Назгөл Гарипова , Әхмәдиева Гүзәл , Гөлнар Шәмсетдинова , Рәмия Салихова , Равия Минһаҗевалар үзләренең моңлы җырлары белән кичәбезне ямьләндерсәләр,  Гүзәл Шәймәрданова белән Алинә Әсхадуллиналар дәртле биюләре белән куандырдылар.
Ә кичәнең олы кунаклары Ленар Васыйл улының әнисе Әнисә апай һәм аның  туганнары булды.
"Шигьри мизгелләр " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
 Үзешчән шагыйрьләргә киләчәктә дә иҗат уңышлары , гаилә иминлеге телибез, иҗатлары беркайчан да саекмасын.
Кабат очрашулар насыйп булсын диеп , кичәбезне моңлы сандугачыбыз Назгөл Гарипова башкаруында " Туган як иң кадерле " җыры белән тәмамладык.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев