erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Гөслә-fest” республика милли мәдәният фестивале узды

Гөсләчеләр Арчага җыелды

23 декабрь көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Гөслә-fest” республика милли мәдәният фестивале узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган әлеге фестиваль оста гөсләчеләрне бер урынга җыйды.

Әле күптән түгел генә Арча балалар сәнгать мәктәбе республиканың мәдәният оешмалары арасында милли телләрне саклау чараларын һәм проектларын оештыру бәйгесендә җиңеп, “Гөслә-fest” республика милли мәдәният фестивале проекты белән 500 мең сумлык грант иясе булган иде. Шул уңайдан, республиканың халык иҗатын сөюче сәнгать осталары Арчага җыелды һәм гөслә уен коралында уйнау буенча осталыклары белән уртаклашты.

Чараны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина башлап җибәрде. “Сирәк уйналына торган гөслә уен коралының кулланылышында яңа сулыш булсын иде бу чара. Бүгенге чыгышларыгыз иҗатыгызны ныгытсын һәм мондый чаралар ешрак булып торсын”, – дип, катнашучыларны сәламләп, бүгенге очрашуның дәвамлы булуын теләде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фестивальдә Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау үзәгенең стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова да катнашты. Арча сәнгать мәктәбенең ирешкән уңышлары, җиңүләре белән тагын бер кат котлап, бүгенге чарага соклану хисләрен белдерде ул.

Берсеннән-берсе матур чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Арча, Балтач, Саба, Яр Чаллы һәм Мари Иленнән килгән катнашучылар гөсләдә ничек уйный башлауларын сөйләп, иҗат юлларының мавыктыргыч тарихлары белән дә уртаклаштылар. Сәнгать мәктәбе кысаларында эшләп килүче “Ятаган” фольклор инструменталь ансамбленең җитәкчесе Альберт Гайнетдинов әйтүенчә, бу фестиваль – аның күптәнге хыялы. Гөсләдә уйнарга Альберт әфәнде үзлегеннән өйрәнә. Башта өч кешедән генә торган ансамбль туплый. Бүгенге көндә аның ансамблендә ундүрт кеше бар.

“Гөслә-fest” фестиваленең тагын бер мөхтәрәм кунагы Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы доценты, Мари Иле республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Макаров иде. “Бүгенге зур бәйрәмнең нәкъ менә Арчада узуы бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Чөнки Арчада электән гөсләдә уйнаучылар булган. Педагогия көллиятендә дә моннан 40-45 ел элек гөсләчеләр ансамбле бар иде. Бик яхшы хәтерлим. Тик кызганыч, бу юнәлешне ул вакытта үстереп җибәрүче булмады, ансамбль таралды. Әмма булган эш бервакытта да онытылмый. Бүген әнә шул үткәндә булганны торгызу эше башланды. Бу фестиваль моңа ачык мисал”, – дип горурланып чыгыш  ясады ул.  

Фестиваль ахырында катнашучыларга дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X