Рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр
Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм саен Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатка барып, анда тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен күрәләр, аларга җырлы-биюле бәйрәм оештыралар. Сабантуй үткәрүне дә традициягә әверелдереп җибәрделәр.
Бүген дә мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа Чүриле психоневрология интернатында булдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-биюләр, халкыбызның милли уеннарыннан торды.
Чыганак һәм фото: Арча мәдәният йортының МАХтагы төркеме
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев