erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авылында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл куелды.

Ул Әфганстан, Чечня, Таҗикстан, Сирия һәм башка җирләрдә барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, туган җирләренә кайтып вафат булган ир-егетләр истәлегенә ачылды.

Үзе дә кайнар нокталарда булган Югары Оры мәчете имамы Феликс хәзрәт Фазылҗанов изге Коръән аятьләре укыды.

– Бу югалтулар, җан җәрәхәтләре белән бәйле. Сугыш кырында башларын салганнарның, кайткач вафат булганнарның рухлары шат булсын, исәннәргә тынычлыкта яшәргә язсын, – диде ул дога кылып.

– Мин участок инспекторы идем. Ирекле рәвештә барырга, диделәр. Аннан жирәбә салдылар. Ә ул миңа чыкты. “Лаеклы ялга чыгарыңа да күп калмады, бармыйсың гынамы әллә?” – диделәр. “Юк, яшьләрне җибәргәнче үзем барам”, – дидем. Капитан идем. Күрсәткән батырлыкларым өчен медальләргә лаек булдым, Төньяк Кавказ хәрби округы командующие боерыгы белән миңа майор исеме бирелде, – диде соңыннан аралашканда Феликс Фазылҗанов.

Һәйкәлне ачуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Нәкъ менә бүген, бөтен ил берләшкән көндә без дә бердәм булырга тиеш. Һәйкәл бик урынлы җирдә. Балаларны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнар, дип ышанам, – диде район башлыгы.

Һәйкәлнең идея авторы – Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче әфганчыларны, башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны туплап яшәгән Рашат Сәлихҗанов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүгенге чара – тарихи вакыйга. Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында яңа һәйкәл урын алды. Дөньядагы вәзгыять бүген бик катлаулы. Башка мондый һәйкәлләр булмасын иде. Шушы һәйкәлне салуда булышкан барлык авылдашларыма, дусларыма, бергә хезмәт иткән, иганәче буларак ярдәм күрсәткән егетләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Бөтен авыл катнашты бу эштә. Кемдер материал, кемдер акча белән, – диде Рашат Сәлихҗанов. – Әмма аеруча зур рәхмәтемне мин проектын эшләгән Александр Хәбибуллинга, Мәскәүдә яшәп Мәмсәгә кайтып йөргән Ильяс Фазылҗановка, башыннан ахырына кадәр йөргән авылдашыбыз Надил Шакирҗановка, Ленар Гариповка, Илгизәр Мөхәммәтҗановка әйтәм.     Оныкларга сөйләрлек истәлек булып калсын бүгенге вакыйга.

Ерак араларны якын итеп бергә хезмәт иткән  сугышчан дуслары да кайткан иде.

– Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә дип 1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгында авыл уртасына һәйкәл төзелгән иде. Ул чакта аның янында тагын бер һәйкәл урын алыр, дип беркем дә башына китермәде. Сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булучыларны искә төшереп торсын ул, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

...“Яшәү матур, яшәү шундый матур” дигән җыр сүзләре йөрәкләрне өтеп алды. Аеруча бүгенге көннәрдә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X