erid:2VtzquqpS7d
Яхшы әзерлек
Арча яңалыклары

Яхшы әзерлек

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләү буенча конкурста җиңгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

«Кырлай», «Казанка», «Игенче» ширкәтләре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. «Ватан», «Северный», «Яңарыш», «Курса МТС»ы, «Заря» ширкәтләре район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев