erid:2VtzquqpS7d
Яхшы кәеф, якты өметләр белән
Арча яңалыклары

Яхшы кәеф, якты өметләр белән

Гөберчәк М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина сөйли.

- Без, элеккеге гадәт буенча иртә баштан сайлау участогына килдек.
Бәйрәм рухы сайлау участогында, сайлаучыларның йөзендә нык чагыла: күтәренке кәеф, сайлаучылар төркем-төркем, гаиләләре, эштәге коллективлар белән бергәләп киләләр. Менә без дә улым белән сайлау участогына бергәләп килдек (ирем бик иртә эшкә китү сәбәпле, бераз соңрак сайлады). Киләчәк - үзебезнең кулда, дип әйтергә яратабыз. Һәм без шуны расладык та. Элек тә сайлау көнен бәйрәм рухында үткәргәннәр. Ул көндә дус-туган, яшьтәшләр бергәләп, матур киемнәр киеп, сайлауга барганнар. Моны раслаучы берничә фото Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында саклана.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев