erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Морадым сүзе белән...

Айван авылында яшәүче Талия Гатауллина “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә катнашып, бензопычкы отты.

 

Аны Казанга акционерлык җәмгыятькә чакырып, тантаналы шартларда тапшырдылар. “ТАТМЕДИА” андый бәйгеләрне ел саен икешәр тапкыр (беренче һәм икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылу алдыннан) үткәрә, үзендә нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында призлар уйната. Шарты гади генә – кимендә өч төрле матбугат чарасына язылырга һәм язылу квитанцияләре күчермәсен “ТАТМЕДИА”га юлларга кирәк. Һәм... бүләк кулда.

Бүләк алырга Казанга китәр алдыннан Гатауллиннар белән без өйләрендә очраштык, күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Бик матур пар, күз тимәсен, бер-берсенең күзләренә генә карап торалар, бер-берсенә юл куеп сөйләшәләр. “Хатын-кызга, бәлки, ире белән бөтенесен сөйләшеп бетерергә дә кирәкми торганда да. Әмма мин сер тота белмим. Без бар җирдә бергә инде. Киңәш-табыш та, шатлык-борчулар да уртак”, – ди Талия.

Талия Байкал кызы. Әтисе киномеханик булган, әнисе гомер буе атлар караган. Ике абыйга кадерле бер кыз булып үскән. Башлангыч сыйныфтан соң русча укырга дип Стеклозаводка киткән. Югары сыйныфларда Шурабашта белем алган. Аннан Яшел Үзәндәге медицина училищесын тәмамлап, Арча хастаханәсенә эшкә кайткан. Хәзерге вакытта өйдә. “Эш тә кормыйм, тик тә тормыйм, өлгермим дә”, – ди көлеп.

Надир Урта Сәрдәдән. Алты балалы колхозчы гаиләсендә үскән. Малайга 13 яшь вакытта гаилә Арчага күчеп килгән. Надир башта икенче мәктәптә укыган, аннан Үрнәктә пешекче һөнәрен үзләштергән. Армиядә Кытай чигендә, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Озак еллар, ябылганчыга кадәр Арча икмәк пешерү заводында эшләгән.

Танышып китү тарихлары кызык кына килеп чыккан. Насыйп эшедер инде, диләр икесе дә бертавыштан.

–  Тиз генә булды ул. Үзебез дә сизми калдык, – ди Талия. – Хастаханәгә ятарга туры килде. Шунда бер ханым белән таныштым. Таныштык, сөйләшеп киттек. “Иремнең абыйсы бар. Аерылган. (Мин дә ул чакта бер бала белән аерылып кайткан идем.) Әйдә таныштырам, диде. Аңарчы да танышу мөмкинлеге күп булды, кире бора тордым. Бу юлы, нәрсә булгандыр, ярар, дидем. Таныштык, ике ай дигәндә өйләнешеп тә куйдык. Минем кечкенә кызым бар иде. Надирга беренче көннән үк әти, дип дәште. Хәзер Гүзәлгә 24 яшь, аның үз гаиләсе бар инде. Уртак балабыз Морадыма 8 яшь, икенче сыйныфта укый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Морадым дигән исемне беренче тапкыр ишеттем, шуңа кат-кат сорадым. “Морадыма ирештем, диләр бит. Теләгенә ирешү мәгънәсендә. Минем 5-6нчы буын бабамның исеме шундый булган. Бабайдан ишеттем. Ул колакка катырак иде, бөтен өйгә ишетелерлек итеп кычкырып укый, барысын да ишетеп, отып барабыз”, – дип аңлатты Талия.

Дин юлына кереп китүенә дә бабасы үрнәге этәргеч ясаган. Мулла булган ул. Биш вакыт намазын калдырмаган, уразасын тоткан. Талия дә, бала бит, кызыксынып аның белән сәхәргә торган. Кычкырып укыганда догаларны отып барган. “Надир белән өйләнешкәндә догалар белә, ураза тота идем. Намазга гына соңрак бастым. Белми дә каласын, үзеңнән үзең барып керәсең икән ул дингә”, – ди Талия.

– Аннан мине дә тартты, – диде Надир. – Талия рәхмәте белән 2015 елдан дин юлында. Хәзерге вакытта үзәк мәчеттә мөхтәсиб урынбасары.

Газета уку  да Талиягә бабасыннан күчкән. “Коммунизмга” вакытыннан бирле алдыралар икән. “1985нче еллар тирәсе булды микән. Әле газ кермәгән. Мичкә утын ягабыз. Бабай утны да яндырмый, шул мич каршына барып утыра да, ишеген ачып куеп  ут яктысында газета укый. Телевизорны ишетми, цирк карый иде инде. Анда сөйләшмиләр. Ул чакта газетага язылу арзан. Унга якын газета-журнал килә иде. Хәзер район газетасы белән “Салават күпере” алдырабыз. Шунысы, бер тапкыр чыккач чәршәмбе көнне нидер җитми кебек. Почта ящигын барабыз да карыйбыз. Юк”.

– Өйгә кем беренче кайта, газетаны да беренче ул ала. Без арткы биттән укый башлыйбыз. Танышларның туган көннәре булса, шунда ук шалтыратып котлыйбыз. Бөтен нәрсә кызык, рәттән укыйбыз, бар хәбәрне белеп торасың, – диләр Гатауллиннар.

Бәйгедә катнашуы улы сүзе белән булган. “Җибәреп карыйк әле, самокат отмабыз микән”, – дигән Морадым. Бензопычкы чыкканны белгәч тә кәефе төшмәгән, ярар, монысы әтигә булыр, самокатны икенче елга отарбыз, дигән. Аларның район газетасы үткәргән бәйгеләрдә катнашып, электрогриль белән отверткалар җыелмасы отканнары булган инде. Димәк, самокатка да өмет зур. Уңышлар телибез.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X