erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Җидегән чишмә” – җиңүче

Җидегән чишмә” коллективын, аеруча әлеге спектакльдә уйнаган артистларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, аларга иҗат уңышлары телибез.

“Идел-йорт” төбәкара театр бәйгесендә “Җидегән чишмә” Арча халык театры икенче дәрәҗә луреат исеменә лаек булды.

“Җидегән чишмә”нең әлеге дәрәҗәле бәйгедә беренче генә җиңүе түгел. Хәтта иң зур бүләккә – Гран-прига да лаек булды. Ул вакытта Туфан Миннуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен (режиссеры Рафис Сәлахетдинов) сәхнәгә куйган иде. Әмма аннан соң күпме вакыт үтте. Режиссерлар алышынды. Пандемия башланды. Театр бераз сүнде, әмма эшеннән туктамады. Яңадан югары күтәрелде – җиңүгә иреште.

Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” XXI төбәкара театр фестивалендә Татарстан районнары гына түгел, татарлар яшәгән төбәкләрдәге театр труппалары да көч сынашкан. Алар арасында Пермь крае, Самара өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары да бар. 100дән артык коллектив катнашкан.

Быелгы бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән. Аны оештыруда Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Галиәскар Камал театры  катнашкан.

Коллективлар тарафыннан классик әсәрләр дә сәхнәләштерелгән, яшь драматурглар әсәрләренә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. “Җидегән чишмә”ләр Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясен (режиссеры Азат Зарипов) сәхнәгә куйдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ахырга кадәр бәйге нәтиҗәләре турында әйтмәделәр. Тантаналы чарага да җиңүебез турында белеп бармадык. Дүртенче, өченче урыннарны алганнарны сәхнәгә дәштеләр. Без юк. Икенче урын дигәч, башта ышанып та бетмәдек, – ди театр оешкан көннән сәхнәдән төшмәгән Харис Сафин.

“Җидегән чишмә”нең күптәннән классик әсәргә алынганы юк иде. Узган сезонда алар “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленә тукталдылар. Бик күп куелган әйбер. Әмма Азат Зарипов аны башкаларга ошатмыйча, үзенчәлекле итеп сәхнәләштерде. Тамашачы яратып карады. Тик пандемия нәтиҗәсендә авылларга гына бик чыга алмадылар. “Идел Йорт” бәйгесенең жюри әгъзаларына куелыш та, артистларның уйнавы да ошаган.

   “Җидегән чишмә” коллективын, аеруча әлеге спектакльдә уйнаган артистларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, аларга иҗат уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X