erid:2VtzquqpS7d
Җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән. Зыян күрүчеләр күп
Арча яңалыклары

Җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән. Зыян күрүчеләр күп

Арада бала да бар.

Бүген сәгать 11дә Балык Бистәсе районында, Сорочьи горы тирәсендә каты авария булган. Күргән кешеләр сөйләве буенча, Хонда машинасы белән микроавтобус "Форд" бәрелешә. Пвтобус юл кырыена төшеп китә һәм янга ята. Җиңел машина йөртүче шунда ук үлә. Шаһитләр әйтүенчә, унбер кеше зыян күргән. Араларында бала да бар. Алар хастаханәгә озатылган. Тикшерү бара.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев