Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Игенче” ширкәтендә шепкән сугалар

    Июль ае салкынча булачак, дип алдан юрап маташучылар ялгышты. Җәйнең бик матур ае булды ул, яңгырлар да яуды. 30 градуслы эсселәре белән дә куандырды. Һәм игеннәрнең өлгерүе өчен дә менә дигән көннәр тора.

    Бу көннәрдә “Игенче” ширкәтендә шепкән сугалар, әлеге культура рапс семьялыгына керә, орлыгыннан май ясыйлар, мае ягулык өчен дә кулланыла.

    Хуҗалыкның алдынгы комбайнчылары Расих Нәҗметдинов белән Нияз Йосыпҗанов өчен урак өсте әнә шулай иртә башланды.

    Реклама

    Шепкән – көзге культуралар өчен яхшы элгәр дә. Комбайннар артыннан ук туфракны эшкәртеп баралар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: