erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Илдә коронавирус буенча барлык чикләүләр кайчан алыначагы билгеле

Covid-19 кеше өчен аз билгеле чир, шунлыктан вакыйгаларның ничек барышын тулысынча билгеләү мөмкин түгел.

Covid-19 инфекциясе белән вазгыять илдә җәен тулысынча нормальләшергә мөмкин. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова шундый фикер белдерде.

Ул мондый фараз кешеләрнең коронавирус буенча барлык саклык чараларын үтәгәндә тормышка ашырылырга мөмкин, дип искәртте.

 

«Әлбәттә, боларның барысы да үтәлсә, без җәй көне тормышыбыз җайга салыныр һәм бер-беребез белән ешрак элемтәгә керербез дип өметләнәбез», - дип китерә RT Голикова сүзләрен.

Аның сүзләренә караганда, Covid-19 кеше өчен аз таныш авыру булганга, вакыйгалар барышын тулысынча фаразлап булмый.

http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/ild-koronavirus-buencha-barlyk-chikllr-kaychan-alynachagy-bilgele

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев