erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илдус авылына бер генә кеше исән кайткан...

9 майда Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Илдус авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачтылар.

 

 

Шушмабаш авыл җирлеге  башлыгы Вәзир Сәгыйтовның: “Илдус авылыннан сугышка 28 кеше киткән, шуларның берсе генә исән кайткан”, – дигән сүзләре гаҗәпләндерде һәм тетрәндерде. Районда мондый зур югалту кичергән башка авыл юк дип беләм. Кеше саны буенча түгел, билгеле.

Һәйкәлне ачуда районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов катнашты.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтсәк тә, моңа кадәр бу авылда һәйкәл–обелиск куелмаган булган. Авыл җирлеге юбилей елында шундый игелекле эш башкарган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Район авылларында хәзерге вакытта сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган 100 һәйкәл–обелиск бар, – ди район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. – Шуларның 74е быел төзекләндерелде, 13е яңа төзелде. Берничә авылда истәлек такталары куелды.

Хәсәншәех авылында бик матур мемориаль комплекс төзелде (иганәчесе “Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов).

Үрнәк авыл җирлегенә кергән Көтек, Алга-Көек, Кече Төрнәле, Тылаңгыр, Гарталовка, Кәче авыл җирлегенә кергән Чулпан, Сеҗе авыл җирлегенә кергән Яңа Чүриле, Иске Масра авылларында яңа обелисклар төзелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X