erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Илфат Хафизов: «Бабам яшьлек чорында очучы булырга хыялланган...»

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Хафизов Илфат Илшат улы белән ара-тирә очрашырга туры килә. Болай иркенләп сөйләшеп утырган юк иде әле.

Кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул. Ташкич авылыннан. “Коммунист” колхозының баш агрономы Равил абый Латыйпов аның бабасы булып чыкты. Бик тә тыйнак, үз хезмәтен яхшы белгән, әйбәт кеше буларак истә калган ул.

– Минем өчен бик тә үрнәк, бик хөрмәтле кеше иде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, – дип сөйләп китте Илфат Илшат улы. – Чын татар кешесе нинди була – ул нәкъ шундый кеше иде, дип күз алдына китерәм. Ул гомер буе шушы авылда хезмәт иткән. Бабам яшьлек чорында очучы булырга хыялланган, әмма сәламәтлеге буенча гади генә сәбәп аркасында аны очучылыкка үткәрмиләр, әмма киңәш итүләре буенча ул шунда авиамеханик булып урнаша һәм 7 ел хезмәт итә. Ул елларны бик яратып, сагынып искә ала иде.

Шуннан соң бабам туган авылына кайта, гомерен иген үстерүгә багышлый, озак еллар агроном булып эшли. Җиргә бик хөрмәт белән карый иде, чөнки ул кечкенәдән бабасы, әтисе, абыйлары белән иген иккән, икмәк кадерен белеп үскән. Аның җиргә булган мөнәсәбәтенә искитәрлек иде. Ат белән җир тырмаларга әзерләнәбез. Гадәттә аркалык-түшлекне сул яктан куялар, ә бабам уң яктан куя. “Ник алай эшлисең?”, – дим, аптырап. Бабай аңлата: “Тырмалауны уң яктан башлыйбыз. Ат тырмалаган җиргә басмасын өчен аркалык-түшлекне уң яктан куярга кирәк”.  Вак нәрсә кебек, әмма җирне ничек кадерләү!

Безнең нәсел, гомумән, бик тырышлар исәбендә йөргән. Безнең якта “Ипи ашыйсың килсә, эшне Галинекеләргә куш!”, – дип тә әйтә торган булганнар. Гали Равил бабамның бабасы булган. Җиргә мөнәсәбәт әнә шулай буыннан буынга күчеп килгән.

Равил бабам кызыклы хәлләрне дә искә ала иде. Безнең Ташкич, Поник, Яңа Ключише яклары районның төнъягында урнашкан бит, җир соңрак өлгерә. Райондагы киңәшмәдә Равил бабайны баш агроном шелтәли: кайбер колхозлар инде чәчүне бетерә, сез әле тырмага да чыкмагансыз, ди. Бабай сабыр кеше, каршы әйтми, чөнки файдасы югын белә.

Күп тә үтми әлеге агроном безнең колхозга килә, нинди машина белән булгандыр инде, машинасы батып кала моның. Җәяүләп китә, каршыга ат белән бабай килеп чыга. Машинаны атка тагып өстерәтеп чыгаралар.

Минем әтием Илшат та бик тырыш, җир кешесе иде. Узган ел вафат булды, урыны җәннәттә булсын. Ул “ДТ” тракторы белән безнең басуларны аркылыга-буйга күп тапкырлар урагандыр. Бик төгәл, һәр эшне сыйфатлы итеп, җентекләп башкара, кулы алтын иде. Җиргә мөнәсәбәте шулай ук искиткеч иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев