erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инвалидлар өчен автотранспорт кую урыны федераль реестр мәгълүматлары буенча эшли башлаячак

Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк.

 

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр.

“Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел, тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына.

Инвалидларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырган әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән гамәлгә керде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Хәзер ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1 яки 2 төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгэн инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны билгеләү процедурасы авыру кешене медик социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениесе биргән документларга таянып башкарыла

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X